Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Мөхәммәт Мәһдиев – язучы, Юныс Әминов - драматург Download as iCal file
Sunday, 01 December 2019Hits : 11520

Юныс Шәрип улы Әминов (1921 елның 1 декабре, Татарстанның Әгерҗе районы Салагыш авылы — 1982 елның 3 декабре, Әлмәт) — татар драматургы һәм язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1936–1939 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Актаныш районында балалар укыта. 1940 елның ноябрендә Кызыл Армиягә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Юныс Әминов яралы һәм контузияле хәлендә фашистлар кулына эләгә һәм 1944 елның августында Совет Армиясе частьлары азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагерында тоткынлыкта яши. 1945 елның гыйнварыннан ул янә фронтта, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша. Армиядән кайткач,

Юныс Әминов берникадәр вакыт хуҗалык оешмаларында төрле эшләрдә эшли, аннары озак еллар буе Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1949–1953 елларда, эшеннән аерылмыйча укып, Алабуга Укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынган һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Юныс Әминов 50 еллар башында чынлап торып иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул елны Минзәлә театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле әсәре үк Юныс Әминовны сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.

Драматургның шуннан соң иҗат ителгән һәм темасы белән 50-60нчы еллар авыл тормышына багышланган «Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961), «Өти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968), «Умырзая чәчәкләре» (1959), «Сатучылар» (1961) исемле комедия һәм драмалары шул чорда төрле театр сәхнәләрендә уңыш белән баралар.1959-1961 елларда Юныс Әминов Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1969 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яшәп иҗат итә. Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод эшчеләре турында була: «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә ...» (1976), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) әсәрләре.

Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Юныс Әминовка 1981 елда Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Язучы, озакка сузылган каты авырудан соң, 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

 

 

Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев – күренекле татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче, галим, укытучы.

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, 1964 елда «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Аспирантураны тәмамлаганнан бирле М. Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул – 1961 елдан КПСС члены иде.

Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елда вафат була.

М. Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый һәм 60нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 60нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала»(1978), «Торналар төшкән җирдә»(1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!»(1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. М.Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.

М.Мәһдиев – драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналды.

Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Back

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home