Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Мәэмүн Сутюшев — рәссам, Нур Гайсин — шагыйрь Download as iCal file
Saturday, 02 November 2019Hits : 10672

Мәэмүн Гали улы Сутюшев — татар рәссамы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы.

Ул 1906 елның 2 ноябрендә Төньяк Казакъстандагы Петропавловск шәһәрендә гади һөнәрче гаиләсендә туа. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата. 1926 елда Казандагы сәнгать техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, ул чактагы Татар эшче театрында иҗат юлын башлый. 1931—1932 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, театрда эшен дәвам иттерә. 1939 елда яш талантлы рәссамны Г.Камал исемендәге театрга кабул итәләр.

Ватан сугышы башлангач, Мәэмүн Сутюшев фронтка китә. Мәскәү, Белорусия янында каты сугышларда батырлык күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнә, әмма авыр яралана. 1944 елда ул яңадан театрга кайтып, баш рәссам йөген тарта башлый. Бу вазифаны 1976 елга кадәр лаеклы үти. 40 еллык иҗат, эзләнү чорында Мәэмүн Сутюшев 120 спектакльне бизәп, аларга чын мәгънәсендә тылсым өрә.

Күренекле рәссам төрле елларда танылган режиссерлар белән дә иҗат итә, мәсәлән, Марсель Сәлимҗанов белән 20ләп әсәр сәхнәләштерәләр. Алар арасында “Бәйрәм кичендә” (Э. Филиппо), “Шамил Усманов” (Аяз Гыйләҗев, А.Яхин), “Хуш, Назлыгөл” (М. Байҗиев), “Әни килде” (Ш. Хөсәенов), “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар” (Карим Тинчурин), “Кыю казлар” (Таҗи Гыйззәт), “Бер төн” (Б. Горбатов) кебек мәшһүр спектакльләр бар. Алар беренче чиратта рәссам эше белән күз алдына килеп басалар.

Мәэмүн Сутюшев 1990 елның 19 мартында вафат булды.

 

Нур Гайсин, чын исеме Нурулла Әхьяр улы Гайсин — татар шагыйре.

Нур Гайсин 1914 елның 2 ноябрендә Башкортстандагы Чакмагыш районы Әхмәт авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җиде яшеннән ул әти-әнисез кала һәм чит кеше кулында тәрбияләнә. Башлангыч белемне үз авылында ала, 1930 елда Уфадагы телеграфистлар курсына китә. Аны тәмамлагач, ике ел телеграфист һәм орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1933 елда Татарстанның Зөя шәһәрендәге төзелеш институты рабфагында укый, шунда әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый. 1934 елда Казан педагогика институтына укырга керә, укыганда яшь шагыйрьнең «Ватаным өчен», «Яшьлек таңы» исемле беренче шигырь җыентыклары басылып чыга.

1940—1941 елларда Нур Гайсин Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, башта зенитчы артиллеристлар курсында укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. Сугыштан соң Уфада «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1946—1952 елларда Казан татар театр училищесында директор урынбасары булып эшли. 1952—1953 елларда яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елда язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Илле елга якын иҗат хезмәте дәверендә Нур Гайсинның ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга. Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Әдипнең яшьләргә багышланган «Давыллы көннәрдә»(1947), «Айсылуның мәхәббәте» (1947), «Юл ачык» (1950), «Гаилә киңәшмәсе» (1952), «Ялгышу» (1968), «Югалган макет» (1967) кебек драма әсәрләре дә бар. 1981 елда Нур Гайсинның автобиографик материалга нигезләп язылган проза әсәре — «Кызыл ыштанлы малай» исемле документаль повесте дөнья күрде.

Back

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home