Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Блог

Деньги испортят благое начинание

E-mail Печать PDF

Али Баба кушаматлы Али Ардекани ислам турында камеди-шоу чыгара – аның блогын YouTube’та 10,5 млн нан артык кеше караган. «Мөселман интернет-феномены» New York Times гәҗитенә интервью бирә һәм бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөри.

Үзенең сәхифәсендә Али Ардекани – Ummah Films интернет-кинокомпаниясенә нигез салучы – күпчелек шаярта: рэпер, «урам егете» яисә дингә баткан мөселман булып киенә. Шаярулар асылында – Али Баба җәмгыятьчелеккә  җиткерергә теләгән катгый дин кануннары.


Аның сәхнәсе – өендәге бер бүлмә, максаты – мәгърифәтчелек, һәм моның белән Али принципиаль рәвештә акча эшлисе килми. Көндезен ул гади офис эшмәкәре, ә кичләрен һәм ял көннәрендә – шоумен. Бик атаклы шоумен –  соңгы вакытта аны дөньяның төрле җирләрендә урнашкан колледжларга, мөселман коммуналарына һәм кичәләргә чакырып кына торалар.

Али яңа буынның рухи албашчысы түгел, ул – гади генә күрше урам егете (джинсы, футболка, кырылмаган кара йөз, нык беләкләр). Али яшь америкалы мөселманнары нинди проблемалар белән очрашканнарын бик яхшы белә:

– Әти-әнием мине бик каты кулда тоттылар, тышкы дөньядан сакларга тырыштылар. Нәтиҗәдә мин спортзалга ияләштем. Анда начар  әйләнешкә кереп киттем. Танышларым бер-бер атлы бандаларга кереп киттеләр – Лос-Анджелеста җинаятьчеләр белән мөнәсәбәткә керү бик җиңел. Кыскасы, мин берәр юнәлеш, тормыш асылын тапмасам, бернинди дә яхшы нәрсә килеп чыкмаячагын аңладым – я төрмә утыртачаклар, я башка атачаклар. Шуннан «мин монда ни өчен?» кебек сораулар белән борчыла башладым. Үзем өчен исламны ачкач бар нәрсә дә үз урынына утырды.

– Сез үзегезнең интервьюларыгызда иммигрантлар гаиләсендә үстегез дип сөйлисез. Ничек итеп сезнең әти-әниегез Иранда туып-үсеп Америкага күченеп килгәннәр?

– Алар Америкага каникулга килгәннәр. Гап-гади туристлар булып. Ә бу вакытта Иранда революция башланган. Һәм алар монда калганнар. Менә шундый каникуллар... Мин ул вакытта сабый гына идем әле. Әтинең төзелештә зур тәҗрибәсе булган, әнинең – югары белеме: ул Иран университетының химия факультетын тәмамлаган. Алар үз эшләрен ачып җибәргәннәр. Мин гадәти Америка урта классы шартларында үстем. Әти-әнием өчен Америка барыбер өй була алмады, аның каравы мин Американың яшәү рәвешен, күзаллавын сеңдереп үстем. Һәм бу – безнең арабыздагы аңлашылмаучанлыкның төп сәбәбе.

«Абыемның кызы бар» видеосында Али Баба яшүсмер уллары кызлар белән (җитди мөнәсәбәтләрне инкарь итеп) йөри башлаган мөселман ата-аналарга киңәшләр бирә. Мондый мөнәсәбәтләр – харам, ягъни гөнаһ, тик хәзерге Америка мәдәнияты карашыннан бу тема абсурд булып тоела. Ләкин бу роликта Али аерым бер аудиторияга: буыннар арасында каршылыклар булган иммигрант гаиләләренә мөрәҗәгать иткәнен күздә тотсаң тема абсурдлыгын югалта.

– Сезнең әти-әниегез дини кешеләрме?

– Юк. Миңа беркем дә, беркайчан да нинди дә булса дини карашлар такмады. Мин үзем аңа мөрәҗәгать иттем. Моңа мине Лос-Анджелестагы бер бәрелеш этәрде дип әйтсәң дә була – анда бер дустымны кулга алдыра, икенчесен аттылар, минем үземә дә ике тапкыр эләгә яздылар әле. Бу сугышлар минем идеологиямнең бер өлеше түгел иде – мин бары тик кирәкмәгән вакытта кирәк түгел җиргә барып чыгарга яраткан егетләр белән аралаша идем.

«Телевизордан ниндидер адәм ислам нәрсә икәнен аңлата, ләкин ул бөтенләй лөгәтькә сыймаган нәрсәләр сөйли», – ди Али үзенең «Исламны кем урлаган?» иң популяр видеосында. – «Ул бит хәтта мөселман да түгел. Индус христиан дине турында сөйләгән кебек бит инде бу». Телевидениедан гади мөселманнарны түгел ә бары тик террористларны гына күрсәтәләр һәм, шуның ярдәмендә, бу дингә карата халыкта нәфрәт уяталар, дип ышана Ардекани. «Барлык киноларда да начар егетләр – мөселманнар», – ди Али һәм хәзерге Америкадагы мөселманнарга карата мөнәсәбәтне Икенче бөтендөнья сугышы вакытында японнарга һәм тигез хокуклар өчен көрәш вакытында негрларга карата булган мөнәсәбәт белән чагыштыра. Әгәр үз үрнәгеңдә яхшы мөселман буллу ничек икәнен күрсәтсәң, ислам динен тотучыларның негатив образ стереотибын җимереп була дип нәтиҗә ясый Али.

– Нигә сез һәм сезнең сәхифә интернетта пәйда булды?

– Минем Американың мөселман җәмгыятьчелегенә уңай йогынты ясарга дигән максатым бар иде.  Видеоблогым беркайчан да бизнес-проект булмады һәм булмаячак та. Мин, мәсәлән, видеоларыма копирайт куймыйм – һәрбер кеше аларны күчерә һәм теләгән җиргә урнаштыра ала.

– Ә мин сезне коммерция ягыннан зур казаныш күргәнсез дип уйлый идем: блогыгыз шундый зур аудиторияле һәм дөньякүләм шөһрәтле.

– Яхшы омтылышны акча бозар дип куркам мин. Гел шулай килеп чыга бит: эш акчага бәйләнә икән максатлар кискен үзгәрә дә куя. Мин болай дип уйлыйм: әгәр Аллаһ акча эшләвемне теләсә, ул миңа башка юллар белән киләчәк. Һәм чыннан да, шулай килеп чыга, хәзер мин башка проектлар ярдәмендә акча эшлим. Мәсәлән, мин сәхнәдә чыгыш ясармын дип күз алдына да китермәгән идем, ләкин ничектер комедиант булып киттем. Стендап-камеди өлкәсендә әле, җитмәсә. Һәм кинәт, күз ачып йомганчы, бөтен дөнья буйлар 40 тан 40 меңгә кадәр кеше каршында чыгыш ясый башладым. Бу чыгышлар өчен миңа акча түлиләр, тик бу алдан уйлап эш ителгән коммерция проекты түгел. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга.

Моннан кала мин мөселманнар өчен танышулар интернет-сервисын җитәклим, үзөйрәткеч программалар чыгарам, мөселманнар өчен өстәл уеннары ясыйм, хәтта кино да төшерәм. Әйе, һәм атнага биш көн гади ИТ-белгеч булып эшлим. Картон стеналы офис кубында утырам. Кыен чаклар да була. Минем мием сәгатенә 100 чакрым тизлек белән эшли, ә тормыш сәгатенә бер чакрым тизлек белән бара. Мин нәкъ Дилберт[1] кебек, тик ясалганы түгел, ә чыны.

– Коллегаларыгыз сезнең интернет-карьерагыз турында беләме?

– Күбесе моны очраклы рәвештә генә белгән: махсус реклама ясап йөргәнем булмады. Мин ике меңнән артык кеше эшләгән җирдә эшлим. Без барыбыз да бер-беребезне беләбез кебек, әмма бу алай түгел. Кайчагында миңа берәр коллегам шалтырата да: «Сәлам, Али, ә син үзеңнең дан казанганыңны беләсеңме?», – ди. Алар мине интернетта күреп шаккаталар: баксаң, минем дөньяга әйтер сүзләрем бар, мин кеше көлдерә алам икән. Эштә бит нәкъ тере мәет кебек йөрим, әйтерсең лә бар энергиямне суырып алганнар.

– Димәк, сез ял көннәрендә Али Бабага әйләнгәч кенә үзегезнең чын йөзегезне күрсәтәсез?

– Әйе, видеода мин үз-үзем була алам. Душ кергәндә җырлый торган кеше кебек. Ул бит эшендә җырламый. Ләкин душка керүе була, ул йолдызга әверелә. Мин исә душта җырламыйм, ә камера каршында төрле мәзәкләр сөйлим.

«Мөселман очканда» видеосында Али аэропортладра Якын Көнчыгыш кешесен – чалма кигән – хәтерләткән һәрбер пассажирны нинди җентеклек белән тикшерүләреннән көлә (Сезнең чалма кигән террористларны күргәнегез бармы?) Ә соңыннан очарга җыенган мөселманнарга киңәшләр бирә: хәләл ашамлыклар сорап артык төпченмәскә, кычкырып һәм кырыс итеп чит телдә сөйләшмәскә һәм «бомба» сүзен метафора буларак та кулланмаска чакыра.

– Сезнең видеоларыгызда мөселман мәзәкләре  бик күп, мәсәлән, апасының кызына әйбәтрәк ир эзләп йөргән түтәй турында, «Алай иткәнче, ураза тотам мин!» кебек җөмләләр. Кайдан килеп чыга алар? Үзегез уйлап чыгарасызмы, я мөселманнар арасындагы ниндидер үзара кулланыла торган уртак мәзәкләрме ул?

– Алар минем Америка мөселманнары белән аралашканнан килеп чыккан нәрсә. Мәзәкләрне махсус уйлап чыгарырга тырышмыйм – башка килгән төрле әйберләрне әйтәм дә, мәзәк килеп чыга. Болар барысы да һавада йөри, сүзләр, әйтемнәр. Мәсәлән, христианнар чиркәүдә язылыша, яһүдләр – синагогада, ә мөселманнар – «Хилтонда».

– Мәзәкләр турында сүз чыккач: «хәләл күңел ачу» концепциягез нәрсәне аңлата?

– Күп кенә мөселманнар интернетта ислам белән күңел ачуны аерымламыйлар. Мин исә, кануннарны, кагыйдәләрне бозмыйча күңел ачып була, дип ышанам. Мәсәлән, безгә намаз укудан көлергә ярамый һәм видеоларымны яздырганда мин моны күздә тотып эш итәм.

Гомумән, минем мәзәкләрем – ул төп максат түгел. Мәзәкләр күңелдә көчле яңгыравыш уята. Бу – көчле корал, һәм көлкеле әңгәмә артында башка чакны колак та бормас темалар турында сөйләшеп була.

————————————

Али Ардекани (Али Баба) – ислам туранда көлке шоулар чыгаручы Ummah Films интернет-кинокомпаниясе нигезчесе. Аның төп максаты – дине заманчалау, аны яшь буынга аңлаешлы һәм якын итү. Ummah Films’ның YouTube-каналы 10 миллионнан артык карау җыйган, Алиның видеоларын Бөек Британиянең ислам телеканалы күрсәтә, а автор үзе төрле-төрле мөселман конференцияләренең еш кунагына әверелде, мөселманнар өчен танышулар сайты ачып җибәрде, үзөйрәткеч программалар чыгара, мөселманнар өчен өстәл уеннары ясый һәм кинога сценарий яза.

 

Текст чыганагы: f5.ru

Тәрҗемә: Тазбаш.

 

 

Али Бабаның видеолары белән таныш булмасагыз, тәкъдим итәм, карагыз – үкенмәссез!

Инглизчә: төп сайты, ютуб каналы

Урысча: сайт, ютубта видеолары

 

 

 



[1] http://ru.wikipedia.org/wiki/Dilbert

Про Китай

E-mail Печать PDF
(7 votes, average 4.00 out of 5)

Кытайның төп стратегиясен күп кеше аңлап бетерми: нигә ул товарларын АКШта сата һәм триллионлаган долларлар аңа нигә кирәк? Дөресен генә әйткәндә Кытайның эчке базары аны АКШтан 2-3 тапкыр куәтлерәк итәргә сәләтле. Моның өчен бер генә нәрсә - массакүләм хәерчелек, ягъни халыкның товарларны сатып ала алмау - комачаулый.

Где искупаться в Казани?

E-mail Печать PDF
Татар Саралы авылы янындагы кү...
Татар Саралы авылы янындагы күл

Җәйге көннәр кыздырганнан кыздыра, ә Казанга борын түгел бармак очын да тыгарлык түгел. Эссе көннәрне кайсы табигать кочагына сыенып, су коенып, күңел ачып кайтырга була соң?

Бар, бар андый җирләр, юк түгел!


Иң күп халык җәлеп иткәне, әлбәттә, комлы карьер. Чиста су, муеннан ком... Эх! Тик ял көннәрендә монда алма төшәр җир юк.

Азино якларында торган кешеләр өчен Аэропорт артындагы күл күңелләренә хуш килергә тиеш. Беренчедән, шәһәрнең бер башыннан икенче башына сөйрәлергә кирәкми, икенчедән, кеше дә алай ук күп булмый. Тик күл -- күл инде ул. Ком юк, төбе лайлырак. Аның каравы ярында таллар һәм күләгә биреп торучы агачлар бар.

Су керүне җиләк җыю белән тәмләтергә теләгән кешеләр өчен Татар Саралы авылы күле иң кулайлы җир. Кечкенә генә комлы ярлы күл, ә янындагы урманнардагы җиләк нәкъ Тукайдагыча: "Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк".

Әлеге су керү җирләрен табар өчен менә бу картадан файдалана аласыз:

<
© ЗАО «Геоцентр-Консалтинг», 2009, © ЗАО «Резидент», © Роскартография, © ЗАО «ТГА», 2006 – Условия использования
Переместить карту
Увеличить
Измерение расстояний на карте

 

Сез дә ямьле урыннар беләсез икән, бүлешегез!

 

Копроэкономика

E-mail Печать PDF
(2 votes, average 3.50 out of 5)

Мөгаен һәрбер акыллы кешенең тирә-юньдә шулхәтле *** каян килеп чыккан, нигә ул шушы ***ны җитештерергә тиеш һәм, гомумән, ни пычагыма бу *** кемгә дә булса кирәк булырга мөмкин кебек сораулар белән башын ватканы булгандыр.

Биредә өч хәрефле сүзнең бик күп кулланылуы аркасында, ул сүз белән андый ешлыкта очрашырга теләмәүчеләргә бу мәкаләне уку киңәш ителми.

Комплекс национальной инвалидности

E-mail Печать PDF

Ак шоколадка манылган дуңгыз мае алып кайтырга дип кичә Украинага җибәрелгән сәркатибем ноутбук сумкасына бер кочак украинча гәҗит-журнал тутырып кайтып керде. Ул алып кайткан экзотик сыйны шул гәҗитләр өстенә җәеп салдым да (соңгы йөз ел эчендә тәмам мигә сеңгән гадәт буенча) мәкалә исемнәрен күз йөгертеп чыктым. Баксаң ки, үткән гасырның утызынчы еллар ачлыгы урыс большевикларының Украина халкына каршы уйлап чыгарылган геноциды булган икән.

2 страница из 3

Календарь

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Блог