Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габделхаликъ Садриев – татар драматургы, Энгель Таһиров – галим, Равил Фәйзуллин – шагыйрь Download as iCal file
Сишәмбе, 04 Август 2020Караулар : 10101

Габделхаликъ Гариф улы Садриев 1890 елның 4 августында хәзерге Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән ятим калып, Октябрь революциясенә кадәрге чорда Оренбург, Уфа, Баку, Самара шәһәрләрендә завод һәм нефть промыселларында эшләп, “тормыш университетлары”н уза. Бик яшьли революцион көрәш юлына баса. 1919-1922 елларда партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе рәисе булып эшли. 1920 елда Мәскәүдә ТАССР оешу турындагы тарихи закон проектына кул куйган татар халкы вәкилләреннән берсе икәнлеге дә мәгълүм.

Х.Садри Казанда “Спартак” комбинатында директор һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче булып эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү юнәлешендә фәнни-популяр хезмәтләр дә яза (“Электромонтер”, 1926; “Электрик серләре”, 1928 һ.б.)

Бөек Ватан сугышында, батальон командиры буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша. Фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Х.Садри, әдәби иҗатка Октябрь революциясенә кадәр үк тартылып, шул чорда байтак кына хикәяләр яза. Революциядән соң ул прозада эшләү белән бергә үзен драматургиядә, поэзиядә һәм очеркларда сынап карый. Х.Садриның драматург Әнәс Камал белән берлектә “Юллар” (1950) исемле пьесасы бар. Шулай ук ул “Идел буенда сугышлар”, “Партизаннар” һәм курчак театрлары өчен “Камал бабай әкияте” (1951) исемле сәхнә әсәрләре иҗат итә. Әлеге пьесалар үз вакытында республикабыз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.

Х.Садриның “Ил батырлары”(1934), “Тимерче малае” (1935), “Безнең таң” (1937) исемле повестьлары һәм “Йөзмә госпитальдә”(1950) дигән мемуар очеркы мәгълүм.

Аның барлыгы сигез китабы дөнья күрә.

Ул 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

Энгель Риза улы Таһиров – күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Шулай ук ул Русия Гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Ул 1940 елның 4 августында Татарстанның Лениногорск районы Шөгер авылында туа. 1967 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, тарих белгечлеген ала. 1973 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда Казан мәдәният институтының проректоры итеп билгеләнә. 1989 елны докторлык диссертациясен яклый һәм Казан финанс-икътисад институтында тарих, политология һәм хокук кафедрасы мөдире булып эшли башлый.

Энгель Таһиров — дистәдән артык монография авторы. Аның гыйльми хезмәтләре татар халкы һәм Татарстан тарихы; милләтләр, диннәр, цивилизацияләр, мәдәниятләр арасында тынычлык, килешү һәм дуслык; яшьләр һәм җәмгыять өлкәләренә карый.

 

Равил Фәйзуллин – күренекле татар шагыйре.

Ул 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1989 елдан -“Казан утлары” журналының баш мөхәррире.

Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары рус телендә басылып чыкты.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home