Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габдулла Шәрәфи – күренекле татар шагыйрь, Фәрит Хәкимҗанов – галим Download as iCal file
Чәршәмбе, 29 Июль 2020Караулар : 9476

Габдулла Шәрәфи, тулы исеме Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов күренекле татар шагыйре, язучы.

Ул 1926 елның 29 июлендә Татарстанның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Габдулла 11, 12нче урта мәктәпләрдә белем ала, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәптә укыган чорда аның Габдулла Тукайга ияреп язган “Батыр егет” исемле өйрәнчек әкият-поэмасы 1941 елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга.

Шулай да әдәбият мәйданына ныклап аяк басканчы Габдулла Шәрәфигә дөньяның шактый әчесен-төчесен татырга туры килә. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана, Габдулла Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннан – җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, Гоби чүлен, Хинган тауларын кичә. Армиядән кайткач, биш ел Казанда производствода электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читән торып укып, КДУның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары озак еллар “Совет Татарстаны” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара, 1962-1964 елларда Мәскәүдәге Югары Партия мәктәбендә укый. 1967 елдан башлап республика хатын-кызлар журналы “Азат хатын” редакиясендә җаваплы сәркатип, соңрак редактор урынбасары булып эшли.

Сугышка кадәрге шигъри әсәрләрен (өйрәнчек шигырләрен һәм әкият-поэмасын) исәпләмәгәндә, Габдулла Шәрәфи тулысы белән проза жанрында иҗат итүче автор. Аның балалар өчен язган “Кәҗәләр, кыяр һәм без” исемле беренче хикәясе 1962 елда “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Аннан “Энҗе бөртекләре”, “Тәфтиләү”, “Мут Галләм”, “Зәңгәр шәл”, “Мирас”, “Хат” исемле хикәяләре, кече яшьтәге балалар өчен “Хикәяләр” җыентыгы, “Сусыз дәрья” исемле повесте, балалар, олылар тормышыннан алып язылган “Аккошлар кайтыр әле”, “Күрше малае” кебек повестьлары дөнья күрә. “Сусыз дәрья” повесте рус теленә тәрҗемә ителеп, “Через Большой Хинган” исеме белән ике тапкыр (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла..

 

Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов – төрки телләр тарихы һәм аларның язма истәлекләре буенча танылган белгеч, галим.

Ул 1945 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Мәктәп елларында спорт белән мавыгып, шактый үрләр яуласа да, күңеле гыйлемгә, фәнгә тартыла. 1976 - 1990 елларда ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1990 елда Татарстан хөкүмәте карары белән Татар энциклопедиясен төзү буенча иҗади төркем туплый, җитди һәм катлаулы эш башлап җибәрә. 1992 - 1996 елларда Төркиянең Әнкара университетында татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып бара. Ул 15 китап һәм 150 дән артык мәкалә авторы, дистәләрчә халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаган галим.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home