Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мифтахетдин Акмулла – шагыйрь, мәгърифәтче, Шамил Усманов - язучы, драматург Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 26 Декабрь 2019Караулар : 8533

Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла (26 декабрь 1831, Туксанбай, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы – 27 октябрь 1895, Троицки–Златоуст юлы) – шагыйрь, мәгърифәтче.

Татар, башкорт һәм казак халыклары арасында Акмулла исеме белән киң танылган ялкынлы мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Камалетдин улы Акмулла 1831 елның 26 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге Башкортстан Республикасы) Бәләбәй өязенең Туксанбай авылында мулла гаиләсендә туа. Башта авыл мәдрәсәсенә йөри, аннары Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицк мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казах балаларын укыта.

Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку–язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктырырлык итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый.

Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы әлләни зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән. Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрлларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.

Акмулланың әсәрләре тирән һәм философик эчтәлекле, поэтик эшләнешләре камил булу белән аеруча игътибарга лаек. Ул чын мәгънәсендә шигырь остасы, XX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, шигырь мәктәбе тудырган әдипләрнең берсе һәм күренеклесе.

Акмулланың үлеме көтелмәгәндә һәм үкенечле була. Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Златоустка барганда, Мияс заводыннан ерак түгел үтерелгән.

 

Шамил Хәйрулла улы Усманов (1898 елның 26 декабре — 1937 елның 3 декабре) — татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлгә (Пенделки) авылында мөгаллим гаиләсендә туа. 1906 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта Әстерхан шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары 1914 елда һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр Акчуриннарның Сембер губернасындагы Гуревка туку фабрикасында слесарь булып эшли. 1917 елда ул партия сафына баса һәм партия оешмасының карары буенча Сызрань тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Шамил Усмановка фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть 1918 елның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта Оренбургтагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары Актүбә шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 гыйнварында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик поход вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби начальник итеп таныта. 1919 елның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе татар бригадасына комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политик бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә. 1920—1925 еллар арасында Ш.Усманов Төркстан фронты Хәрби–революцион советы әгъзасы, Татарстан Республика Революцион комитеты сәркатибе, Казандагы Уналтынчы мөселман пехота курсларында политбүлек начальнигы һәм Берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары кебек җаваплы вазифаларны башкара. Шул чорда аңа дивизия комиссары дигән хәрби исем бирелә. 1925—1926 елларда Шамил Усманов Мәскәүдә Хәрби академия каршындагы курсларда укый, аннары, Ташкентка җибәрелеп, Көнчыгышны өйрәнү институтының хәрби курсларында политбүлек начальнигы булып хезмәт итә. 1927 елда Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.

Шамил Усманов — әдәбият мәйданына турыдан-туры гражданнар сугышы эченнән, совет хөкүмәте өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кызыл гаскәр арасыннан күтәрелеп чыккан язучыларның берсе. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләреннән булган «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» драмалары сугышның иң кызган чорында — 1919 елда языла һәм кулъязма хәлендә фронт сәхнәләрендә уйналып йөри.

1920 еллардан башлап Шамил Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Әсәрләре нигездә инкыйлаб, гражданнар сугышы, совет хөкүмәте өчен көрәш тематикасын киң яктыртуы белән характерлы. «Ил кызы» (1923), «Краском мәхәббәте» (1923), «Өч снаряд белән», «Бирегез тупны кире!», «Ай чыкканчы», «Зур түрә» (дүртесе дә 1927 елда язылган), «Идел буйлап» (1929), «Көчле мандат» (1929) кебек хикәяләр әнә шундыйлардан. Әдипнең бер төркем хикәяләрендә инкыйлабка кадәрге эшчеләр тормышы сурәтләнә, гади хезмәт кешеләренең гаделлеккә, бердәмлеккә омтылулары, эшчеләр арасында милләтара дуслык мөнәсәбәтләре урнаша һәм ныгый баруы хакында сөйләнә («Эшче кызы Нина», 1922; «Фабрика анасы», 1926, «Таң», 1927; «Тиң түгелләр», 1927 һ.б.)

Шамил Усманов 1923—1925 еллар арасында үзенең зур әсәре — «Легион юлы» («Тургай далаларында») исемле дилогиясе өстендә эшли.

Шамил Усманов маҗара жанрында язылган һәм укучылар арасында популярлык казанып, заманында төрле телләргә тәрҗемә ителгән «Памирдан радио» (1925) исемле хыялый повесте да бар.

Драматург буларак, әдип 1932 елда үзенең җитлеккән сәхнә әсәрләреннән «Кичеккән фәрман» исемле пьесасын яза. 1934–1935 елларда ул Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Шамил Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернационал тел — эсперантоны популярлаштыру, республикада радиолаштыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият–сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә 20-30нчы еллар татар публицистикасында күренекле урын тота.

Шамил Усманов 1937 елның 3 декабрендә Казанда вафат була.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home