Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Харис Якупов — рәссам, Газиз Мөхәммәтшин - язучы, драматург, Әхәт Гаффар - драматург, журналист Download as iCal file
Дүшәмбе, 23 Декабрь 2019Караулар : 8626

Харис Габдрахман улы Якупов — данлыклы татар рәссамы, СССРның халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты.

Харис Якупов 1919 елда Казанда туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1941-1945 еллардагы сугыш Харис өчен чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Сугышчы, разведчик, топограф, старшина X. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый. Харис Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары аеруча уңышлы дип табылды. «Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С. Пушкин Казан юлында», «А.М. Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган.

Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.

1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбыз Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховка СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Кави Нәҗми, Җәүдәт Тәрҗеманов, Әхмәт Фәйзи, Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый.

Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

Харис Якупов 1951 елдан башлап Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. 1974 елда СССР Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.

Аның хатыны һәм ике улы да – рәссамнар.

 

Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин - татар язучысы, драматургы.

1932 елның 23 декабрендә Татарстанның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф һәм 1952 елны Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (1956–1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958-1960 елларда ул – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.

Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, 60нчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ.б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтә бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхләкый – фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967-1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре да бар. Шулардан «Тынгысыз төн» комедиясе үз вакытында Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала. Шулай да Газаз Мөхәммәтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр – ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллардан башланган һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ.б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет–композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел – сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора.

Г.Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды.

 

Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) - татар драматургы, журналист.

1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. Үз авылындагы сигезьеллык һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1966 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә корреспондент һәм бүлек редакторы булып эшли. 1982 елда Ә.Гаффар Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына җаваплы сәркатип итеп билгеләнә.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 70нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Ә.Гаффар үзен әдәбият кануннарын сизгер тоемлаган, шул ук вакытта, әдип буларак, үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.

Ә.Гаффар драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның тормыштагы әхлак мәсьәләләрен, заман проблемаларын үз эченә алган, язу стиле буенча, прозасындагы кебек үк, хис, метафора, символ-мәгънә синтезына корылган драма әсәрләреннән «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары төрле театр сәхнәләрендә уйналып, тамашачыларның игътибарын казаналар. Әдипнең «Соңгы сөю» (1980) һәм Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» исемле драмалары (1981) Казан телевидениесе аша күрсәтелә. Болардан тыш, Ә.Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә. 1977 елда әдипнең үзәк матбугатта рус телендә беренче тапкыр басылган «Акчураның җир үбүе» хикәясе «Литературная Россия» газетасының еллык премиясенә лаек була.

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home