Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Афзал Таһиров – язучы, Фәхри Насретдинов – җырчы, Марсель Зарипов – язучы Download as iCal file
Чәршәмбе, 23 Октябрь 2019Караулар : 8232

Афзал Мөхетдин улы Таһиров – татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1890 елның 23 октябрендә Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылында туа. Башта Казанда, аннары Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. 1911–1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Озакламый, волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгеп, Бөгелмә төрмәсенә ябыла. Тиздән төрмәдән качып, Оренбургка китә. 1922–1925 елларда Төркестанда җаваплы эшләрдә эшли. 1931–1937 елларда Башкортстан ҮБК рәисе була, шул ук вакытта республика Язучылар Союзы оешмасын да җитәкли.

“Ашлык фабрикасы”, “Машиналар каны”, “Солдатлар”, “Кызылгвардиячеләр”, “Кызылармеецлар” кебек повесть һәм романнар иҗат итә. Афзал Таһировның утыз елга якын дәвам иткән күпьяклы әдәби һәм сәяси эшчәнлеге, сүз сәнгатен үстерүгә өлеш керткән әсәрләре татар әдәбиятында мөһим урын били.

1937 елда нигезсез репрессияләнә, һәм шул ук елны атып үтерелә. Афзал Таһиров 1956 елда реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.

 

Фәхри Хөсәен улы Насретдинов – татар җырчысы, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Ул 1921 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәм-Балыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа. Әмма 1921 елгы ачлык вакытында балалар ятим калалар һәм олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөрергә дә вакыт таба. Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын да бетерә, Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә.

Гомумән алганда, Фәхри Насретдиновка тумыштан гаҗәеп матур, моңлы, сагышлы тавыш бирелгән. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне беренче булып башкарды. Бу – Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Җик-Мәргән («Алтынчәч»), Галимҗан («Башмагым»), Вәли («Тапшырылмаган хатлар») һ. б. Фәхри Насретдиновның геройлары — саф күңелле, чиста уйлы, тирән гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Шуңа күрә дә җырчының тавышы мәхәббәт хисенә искиткеч бай булды, үзен сәхнәдә табигый тотышы белән артист геройның чынбарлыгына ышандыра ала иде. Балачактан халык моңын, аның телен йөрәгенә сеңдереп үскән авыл малае булуы белән Фәхри Насретдинов концертларда да дан казанды.

Ул 1986 елда вафат була.

 

Марсель Харис улы Зарипов – татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Ул 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Балачагы шул районның Петровка авылында уза, шунда җиде сыйныф тәмамлап, 1946-1951 елга кадәр Петровка спирт заводында гади эшче булып эшли. 1951-1955 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Татнефть» берләшмәсе каршындагы кыска курслы бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм 1958 елның көзенә кадәр “Әлмәтнефть” идарәсендә эшли. Шушы елларда аның Әлмәт шәһәр газетасы “Знамя труда” битләрендә беренче әдәби язмалары күренә башлый. 1959 елда Марсель Зариповны газета редакциясенә хезмәткәр итеп алалар. Монда эшләү чорында ул Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенең читтән торып уку бүлегенә укырга керә.

 

Марсель Зарипов — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап, журналистлык эше аша килгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәяләре (“Дед Матвей”, “Сюрприз”, “Портрет”, “Чужой медовый месяц” һ.б.) матбугатта алтмышынчы елларда басылып чыга. Җитмешенче елларда әдип очерк жанрына игътибарын күбрәк юнәлтә һәм бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә. Аның “Кара алтын чишмәсе”, “И кадерле туган як”, “Тугызынчы биеклек”, “Уракчы егетләр”, “Вершины” кебек татар һәм рус телләрендә басылып чыккан очерк китаплары тормыш материалына бай һәм актуаль яңгырашлы булулары белән аерылып тора. Очерк һәм публицистика өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен Марсель Зарипов 1972 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

Марсель Зарипов тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә, күп кенә татар язучыларының романнарын һәм хикәяләрен тәрҗемә итте.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home