Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гөлсем Мөхәммәдова – язучы, Нури Газиз улы Арсланов – шагыйрь Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 19 Сентябрь 2019Караулар : 9224

Гөлсем Даут кызы Мөхәммәдова – татар язучысы.

Ул 1903 елның 19 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә туа.

Бала чагыннан ук татарча һәм русча камил тәрбия ала, соңга таба медицина институтын тәмамлап, фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә. Гөлсем Даут кызы Мөхәммәдеваның озын гомер юлы турыдан-туры Галимҗан Ибраһимов шәхесе һәм аның иҗат биографиясе белән бәйле дияргә була. Ул – классик әдипнең беренче хатыны һәм аның тарихи әсәрләрен рус теленә беренче тәрҗемә итүче. Утызынчы еллардагы репрессияләрдән соң, ул Кырымда, аннан Урта Азиядә яши һәм Казанга янә 1977 елда гына кайта. Гомеренең егерме-утыз елын Гөлсем Мөхәммәдева тулысынча Галимҗан Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә, аның турында документаль әсәрләр язуга багышлый. Укучылар тарафыннан җылы каршы алынган "Зур тормыш" (1968), "Яшьлек көннәре" (1975), "Эзләнүләр" (1987), "Олы юл" (1994) исемле документаль китаплар әнә шул максатчыл иҗат омтылышының бәрәкәтле нәтиҗәләре булып торалар.

Гөлсем Мөхәммәдева 1988 елның 11 мартында Казанда вафат булды.

 

Нури Газиз улы Арсланов – татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1985).

Ул 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә дөньяга килә. 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннары, укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп, 1928-1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр әүвәл Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә, аннары Урта Азия мәктәпләрендә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә рәссам-бизәүче булып эшли.

1933 елның сентябреннән Нури Арсланов яңадан Казанда — балалар журналы «Пионер» (хәзерге «Ялкын») һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакцияләрендә рәссам вазифаларын башкара. 1934-1936 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтып, газета-журнал редакцияләрендәге әүвәлге эшендә ике еллап эшләп алгач, совет-фин сугышы башланып, Нури Арслановны янәдән армия сафларына чакыралар. Ул махсус миномет батальоны составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, сугышны фин шәһәре Сартавалада тәмамлый. Фронттан кайтып, редакциядәге рәссамлык эшендә ике елны тутырырга да өлгерми, сугышның тагы да афәтлерәге — Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов кабат хәрби киемдә. Әүвәл ул Ульяновск шәһәрендә хәрби училищеда укый, аннары рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре юнәлешендәге канлы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла. Дәваланып чыккач, 1943 елның языннан 1946 елның җәенәчә Татарстанның Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләре хәрби комиссариатларында өлкән инструктор булып хезмәт итә. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.

1946 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Сугыштан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясендә — рәссам, 1964-1972 елларда «Казан утлары» журналында шигърият бүлеге мөдире булып эшли. 1972 елдан ул бөтенләе белән профессионал язучы хезмәтенә күчә.

Нури Арслановның поэзия мәйданындагы беренче иҗат тәҗрибәләре Күкчәтау җидееллык мәктәбендә укыганда ук кәгазьгә төшә башласалар да, шигъриятнең олы юлына аяк басканчы аңа бик күп тормыш сынауларын үтәргә, тәҗрибә тупларга, берничә ел сугышның канлы, фаҗигале-афәтле чынбарлыгын башыннан кичерергә туры килә. Әдәбиятка ул сугыш тәэсирләреннән туган «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Кешеләрнең ватанпәрвәрлек, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына һәм матбугатта авторның иҗади сәләтенә зур өметләр баглаган әсәрләр итеп бәяләнә, һәм чыннан да шуннан соңгы еллардагы иҗаты белән Н.Арсланов бу өметне тулысыңча аклый, аның шигъри таланты, осталыгы, әсәрләрендәге фикер тирәнлеге, тематик киңлеге һәм эмоциональ тәэсир итү көче китаптан китапка үсә-чарлана бара. Илленче елларда бөтен дөньяга җәелгән тынычлык өчен көрәш, колониаль халыкларның милли азатлык хәрәкәтләре, сугыштан соңгы Татарстан тормышындагы социаль һәм икътисади үзгәрешләр, республикада нефть сәнәгатенең барлыкка килүе - болар берсе дә шагыйрьнең игътибарыннан читтә калмый. «Ай Хян белән Ли» (1950), «Корея гөле» (1951), «Давыл кызы» (1954), «Яшьлек чишмәсе» (1954), «Көзге» (1955), «Тапкыр игенче» (1959) кебек төрле милләтләрнең халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдаланып язылган поэма-легендалар һәм поэма-әкиятләр, лирик һәм публицистик шигырьләре, поэмалары тупланган «Девон фонтаннары» (1953), «Якты юл» (1954), «Язгы яңгыр алдыннан» (1958) җыентыклары, балалар өчен язылган «Ауда» (1953), «Сыерчык» (1957), «Кара-маймалай әкияте» (1960) исемле китаплар һәм, ниһаять, «Баулылар», «Көймәдә» кебек популяр җырлар Нури Арслановның бу еллардагы иҗади кызыксынулары даирәсенең киңлеген ачык күрсәтәләр. Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап Нури Арсланов шигърияте нигезендә яткан лирик-фәлсәфи башлангычлар, тагы да көчәеп һәм тирәнәеп, үзенчәлекле бер шигъри дөнья тудыруга китерә. Заман турында, туган җир, халык, милләт язмышы турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язылган шигырьләр, «Моңсар» (1966), «Горур Гайшә» (1967), «Романтика» (1969), «Майра» (1969), «Сак-Соклар» (1987) кебек поэмалар Нури Арслановны совет чоры татар поэзиясенең алгы сафына бастыра.

Нури Арслановнын шигъри теле искиткеч бай һәм үзенчәлекле хасиятләргә ия. Татар халык иҗатын һәм классик әдәбиятны, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясен тирәнтен белү аңа үз иҗатында форма һәм тел-сурәтләүнең яңа чараларын, төрләрен табарга, күп кенә төрки сүзләрне, традицион китаби гыйбарәләрне бик урынлы һәм табигый яңгырашында шигырь тукымасына кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта Нури Арсланов Шәрекъ поэзиясе классикларыннан Гомәр Хәйям, Хафиз Ширази, гомумтөрки әдәбиятыннан Мәхтүмколый, Токтогол, Абай һәм башкаларның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, алар тәэсирендә үзе дә Шәрекъ классик поэзиясе үлчәмендә һәм формаларында шигырьләр, робагыйлар яза. Аның шулай ук рус һәм Көнбатыш шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов, Гете, Шелли, Байрон иҗатларыннан да шигъри тәрҗемәләре байтак.

Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Республикам минем» (Нәҗип Җиһанов музыкасы), «Казан кызы» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И.Хисамов музыкасы) кебек җырларын татар җыр сәнгатенең гүзәл үрнәкләре исәбенә кертергә мөмкин.

Нури Арсланов — бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында аның утыздан артык китабы басылып чыга. 1985 елда «Иделем-илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен ул шулай ук «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971) һәм Халыклар Дуслыгы (1982) орденнары белән бүләкләнә.

Нури Арсланов 1991 елның 12 апрелендә вафат була. Кабере Казанның Яңа бистә зиратында урнаша.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home