Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ләбибә Ихсанова – татар язучы, Галимҗан Ахунҗанов – галим Download as iCal file
Җомга, 23 Август 2019Караулар : 8452

Ләбибә Фәез кызы Ихсанова – татар язучысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Вятские поляны районы Түбән Шөн авылында туа. 1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән вожатый һәм колхоз бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Студент елларында әдәбиятка килә. 1945 елда Ләбибә Ихсанова КПСС рәтләренә кабул ителә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Ләбибә Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат һәм журналистика өлкәләренә багышлый. Үз хезмәт юлын ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакциясе хезмәткәре буларак башлый. Аннары “Пионер”(хәзерге “Ялкын”) журналының баш мөхәррире була. 1960—1967 еллар арасында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Соңыннан «Казан утлары» журналында җаваплы сәркатип эшен башкара.

Язучының «Көмеш елга” дигән беренче китабы 1948 елда басылып чыга. Шуннан соң «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары», «Әнием көндәлеге», «Очкын», «Гөлләр кояшка карый», «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Космонавтлар урамы», «Авылдашлар», «Наил һәм Фаил» дигән повестьлар, «Ачылмаган сер», «Тау чәчәге» һәм башка шундый хикәяләр иҗат итте. Алтмышынчы еллар ахыры һәм җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» (1969) һәм «Гөлләр кояшка карый» (1972) исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Ул иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Лев Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуваш язучысы Алексей Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Ләбибә Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар.

Ләбибә Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана, 1959—1974 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, 1967—1968 һәм 1972—1974 елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли; берничә тапкыр РСФСР һәм СССР язучылары корылтаенда делегат булып катнаша.

Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләбибә Ихсановага 1972 елда Татарстан АССРның һәм 1983 елда РСФСРның “атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елдан ул — СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучы 2010 елның 26 июлендә 86 яшендә якты дөнья белән хушлашты.

 

Галимҗан Хәкимҗан улы Ахунҗанов – татар тел галиме.

Ул 1925 елның 23 августында Татарстанның Зәй районы Карман авылында туа.

1961 елдан башлап галим Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторында (хәзер бүлек) эшләде. Галимҗан абыйга, фән әһеле буларак, искиткеч тәфсиллек, телне сиземләү, чиксез тырышлык, сабырлык хас иде. Үз-үзенә таләпчәнлек, язган хезмәтләренең югары сыйфатлы булуы, күрәсең, мәшһүр тел галиме Латыйф ага Җәләй мәктәбен үтү белән бәйләнешле булса кирәк. Галимҗан абый тел белеменең фразеология-идиоматика, лексикология, терминология, сүз ясалышы, сүзлекләр төзү һ.б. өлкәләрдә эшләде. Ул “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н, “Татарча-русча сүзлек” һ.б. сүзлекләр төзүдә катнашты. Аның берничә монографиясе, 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре сектор җыентыкларында, милли газета-журналларда басылып чыкты.

Аның архивында 150 табактан артык “Татар теленең зур фразеологик сүзлеге” саклана. Киләчәктә ул, һичшиксез, басылып чыгар дигән өметтә.

Галим 2002 елда вафат.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home