Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Газинур Моратов – шагыйрь, Мөхәммәт Гайнуллин – галим, Шамил Фәрхетдинов – артист Download as iCal file
Якшәмбе, 18 Август 2019Караулар : 9016

Газинур Васикъ улы Моратов – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты.

Ул 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981—1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984—1988 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989—1991 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993—1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Газинур Морат – узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба абруйлы «Казан утлары» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша, ә 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Җир хәтере» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул китабы һәм тагын өч елдан соң басылган «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле икенче җыентыгы нигезендә ул 1988 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды.

Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

1994 елдан ул Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, бер үк вакытта 1999 елдан Берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе әгъзасы.

 

Мөхәммәт Гайнуллин – татар галиме, әдәбият белгече.

Ул 1903 елның 18 августында Апас районының Коллар (хәзерге Кызыл Тау) авылында туа. Җиде сыйныфлы җәдит мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәтештә укытучылар әзерли торган курсларда укып кайта һәм балалар укыта башлый, наданлыкны бетерү курсларында да эшли. 1928 елда Казандагы Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, шунда аспирантурада кала. Шул чорда аның фәнни-педагогик эшчәнлеге башлана.

Галим татар әдәбияты тарихын өйрәнү-барлауга күп көч куя. Аның “Горький һәм татар әдәбияты” (рус телендә), “ХХ йөз татар әдәбияты тарихы”, “Каюм Насыйри”, “Татар әдәбияты һәм публицистикасы” (рус телендә) дигән монографияләре, “Татар әдәбияты. ХIХ йөз”, “Татар әдәбияты. ХХ йөз” (Җ. Вәзиева белән бергә), “XX йөз башында татар әдәбияты һәм публицистикасы” дигән дәреслекләре (югары уку йортлары өчен), VIII сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан (Мөхәммәт Мәһдиев төзегән) дәреслек һәм хрестоматияләре дөнья күрде.

 

Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов – татар артисты, Татарстанның атказанган артисты. Шамил 1971 елның 18 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылы туды. 1993 елдан ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home