Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Хәмид Мөштәри – галим, Тәлгать Галиуллин – әдәбият тәнкыйтьчесе Download as iCal file
Дүшәмбе, 22 Июль 2019Караулар : 9872

Хәмид Мозаффар улы Мөштәри (1900 елның 22 июле – 1981 елның 23 гыйнвары) – күренекле, мәшһүр татар галиме. Физика өлкәсендә зур уңышка ия булган. Татарлар арасында беренче физика-математика докторы, профессор.

Хәмид Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Ырынбурда укытучы гаиләсендә туа. Ул башта приют каршындагы мәктәптә, соңрак Казанның 2нче ир-балалар гимназиясендә укый. 1918 елда гимназияне алтын медальгә тәмамлый. Мөштәри 1918 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1920 елда Ташкент шәһәрендәге Урта Азия университетына күчә. Университетны 1923 елда тәмамлаганнан соң, ул яңадан Казанга кайта. 1925 елда Мөштәри Мәскәү университетының аспирантурасына укырга керә. Дөньякүләм танылган академик С.А.Чаплыгин, фәнни җитәкчесе буларак, аның алдына математика, физика, механика фәннәрен тирәтен өйрәнү бурычын куя. 1929 елда ул кандидатлык диссертациясен яклый һәм, шушы елдан башлап, Мөштәринең фәнни һәм педагогик эшчәнлеге тулысынча Казан белән бәйләнгән. Ул Казан коммуналь төзелеш институтының теоретик механика һәм эластиклык теориясе кафедрасын, соңрак Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын җитәкли.

1934-1938 елларда ул юка кабырчыкның нәсызыкча теориясенә нигез сала, ә 1938 елда Мәскәү университетында шушы теориягә багышланган гыйльми эшләре буенча докторлык диссертациясен яклый.

1946-1972 елларда Х.Мөштәри СССР ФА Казан филиалының физика-техника институты директоры була, шуның белән бергә, 1976 елга кадәр институтның кабырчык теориясе бүлеген һәм Казан химия-технология институтның теоретик механика кафедрасын җитәкли.

Х.Мөштәри бик күп шәкертләр тәрбияли, алар арасында 8 фән докторы, 30дан артык фән кандидаты бар. Х.Мөштәри 100дән артык гыйльми хезмәт яза, аның хезмәтләре югары бәяләнә. Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Мактау Билгесе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Х.Мөштәринең нәсызыкча механикасы буенча язган хезмәтләре безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы мәгълүм. Аларда булган идеяләр бүген дә әһәмиятен югалтмыйлар, фәннең бу өлкәсен үстерүгә һаман да зур өлеш кертә бирәләр.

Х.Мөштәри 1981 елның 23 гыйнварында вафат була.

 

Тәлгать Нәби улы Галиуллин – татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Октябрь районы Кычытканлы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне, аннан күрше авыл Әлмәттә (Яңа Әлмәт) унъеллыкны тәмамлаганнан соң, бер ел Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәрендә алюминий заводында электролизчы булып эшли. 1956 елда Казанга килеп КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, 1961-1962 елларда шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент булып эшли. 1962 елның маеннан 1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасын үти. 1965 елда Тәлгать Галиуллинны Алабуга педагогика институтына күчерәләр. Анда аңа татар һәм рус әдәбияты буенча лекцияләр уку тапшырыла. Укыту белән бергә, 1967 елдан 1971 елга кадәр институтның укыту һәм фәнни эшләре буенча проректор хезмәтен дә башкара. 1970 елда, “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, аңа доцент исеме бирелә. 1971 елдан Тәлгать Галиуллин – Алабуга педагогика институтының ректоры.

1981 елда Тәлгать Галиуллин “1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе” дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый, 1983 елда профессор дәрәҗәсен ала.

Тәнкыйтьче буларак, Тәлгать Галиуллинның исеме матбугатта 60 еллар уртасында күренә башлый. Аның Сибгат Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын өйрәнүгә багышланган беренче җитди мәкаләсе 1964 елда “Казан утлары” (№2) журналында басыла. Аннары шул ук журнал битләрендә бер-бер артлы “Балладаларыбыз турында”, “Поэманың барыр юллары”, “Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша” кебек теоретик күзәтүләргә бай, авторның гражданлык пафосы белән өртелгән мәкаләләре дөнья күрә. 60нчы еллар һәм 70нче еллар башы татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган бу тикшеренүләр соңыннан “Яңа үрләр яулаганда” һәм “Еллар юлга чакыра” исемле аерым җыентыкларында басыла.

70 елларда Тәлгать Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә.

Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, Тәлгать Галиуллин бүгенге әдәби процесстан да читләшми. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Безнең заман – үзе җыр” дигән китабы нәкъ менә бүгенге көн татар поэзиясенең торышы-үсеше мәсьәләләренә багышланган.

1972 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home