Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Бәян Гыйззәт – галим, тел белгече Download as iCal file
Сишәмбе, 16 Июль 2019Караулар : 9313

Бәян Гыйззәт, тулы исеме Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин – күренекле татар галиме, тел белгече.

Ул 1918 елның 16 июлендә Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авылында крестьян гаиләсендә туган. 1934 елда авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфага барып, медицина рабфагына укырга керә. Ләкин, рабфакны тәмамлагач, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. 1941 елда укуын уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ләкин аңа укырга туры килми: Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның декабрендә Бәян Гыйззәт Ватанны саклаучылар сафына баса. Ул сугышта яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби училищега укырга җибәрелә. Аннан – янә фронтка. Фронттагы батырлыклары өчен Бәян Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә. 1945 елда армиядән кайткач, Б.Гыйззәт Татар дәүләт академия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Шул ук елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында да укый һәм 1951 елда “Гафур Коләхметовның иҗаты” дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1953 елдан башлап, ул – Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, ә 1968-1981 елларда сәнгать секторы мөдире булып эшли.

Бәян Гыйззәтнең әдәби-фәнни эшчәнлеге тулысынча диярлек татар драматургиясе һәм татар театр сәнгате белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы тикшеренүләре “Егерменче йөз башында татар әдәбияты” (1954), “Татар совет әдәбияты тарихы” (1960), “Заман сулышын тоеп” (1967), “Татар совет театры” (1975), Мәскәүдә рус телендә чыккан “История татарской советской литературы” (1965), “История многонациональной советской литературы” (1972) исемле китапларда урын алган. Таҗи Гыйззәт иҗатын яктырткан монографиясе 1957 елда аерым китап булып басылып чыга. Мәскәүдә Сәнгатьләр тарихы институтында әзерләнгән “История советского драматического театра” исемле алты томлык коллектив хезмәттә дә ул, авторларның берсе һәм редколлегия әгъзасы буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан фәнни очерклары белән катнаша. Болардан тыш, Бәян Гыйззәтнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкалә һәм очерклары төрле җыентыкларда, әдәбият һәм театрга бәйле белешмә-энциклопедияләрдә, көндәлек матбугат битләрендә күпләп басылган. Галиәсгар Камал, Гафур Коләхметов, Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, Хәлил Әбҗәлилов, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Гамир Насрый һ.б. бик күпләргә багышланган иҗади портретлар, аерым әсәр яки спектакльләр турында рецензияләр, сәнгатьнең бүгенге актуаль мәсьәләләрен күтәргән тәнкыйть мәкаләләре – болар һәммәсе Бәян Гыйззәтнең, галим һәм тәнкыйтьче буларак, иҗат активлыгы турында сөйлиләр.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home