Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Габделхәй Сабитов – драматург, Әмир Мәхмүдов – шагыйрь Download as iCal file
Friday, 28 June 2019Hits : 9609

Габделхәй Сабитов – татар драматургы, язучы.

Ул 1931 елның 28 июнендә Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, Иске Мәлкән һәм Түбән Тәкермән мәктәпләрендә укыта, читтән торып, Казан дәүләт университетында, 1956-1960 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институтында укый, соңыннан телестудиядә, “Ялкын” һәм “Чаян” журналлары редакцияләрендә эшли.

Габделхәй Сабитов күп кенә хикәяләр язды, аның “Кичерелмәс гөнаһ”, “Чулпан таңны уята” драмалары, “Мәхәббәт һәм нәфрәт” дигән комедиясе төрле сәхнәләрдә уйналды. Шулай ук ул – “Туган җир туфрагы”, “Үлемсез Акылгали”, “Карурманның күзләре бар”, “Чулпан таңны уята”, “Тармаклы яшен”, “Айбаш” дигән китаплар авторы.

Эрих Распенның атаклы “Барон фон Мюнхаузен” маҗараларын татар теленә ул тәрҗемә иткән.

Г. Сабитов 1995 елда вафат була.

 

Әмир Гобәй улы Мәхмүдов – татар шагыйре.

1947 елның 28 июнендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Әлшәй районы үзәге Раевка поселогы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965-1969 елларда Бөре (Бирск) дәүләт педагогика институтының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969-1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970-1973 елларда Мәскәүдә Н.К.Крупская исемендәге педагогика институтының эстетика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, М.Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәт язып, диссертация яклый. 1974-1981 елларда Ә.Мәхмүдов СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1981 елның көзеннән ул – Казан дәүләт педагогика институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты. Ә.Мәхмүдов 60нчы елларда яза башлый. Беренче шигырьләре район газетасында 1963 елда чыга. Шуннан бирле төрле шигъри әсәрләре белән Башкортстан һәм Татарстанның республика матбугатында, соңга таба русча тәрҗемәдә үзәктәге газета-журналларда даими катнашып килә. 1983 елны Татарстан китап нәшриятында “Матурлык тантанасы” исемле җыентыгы дөнья күрә. 1972 елдан башлап Ә.Мәхмүдов әдәби тәнкыйть, әдәбият белеме өлкәсендә дә актив эшли. Аның М.Җәлил, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Г.Камал, К.Насыйри кебек классик язучылар иҗатына багышланган аерым мәкаләләре, ана теленнән тыш, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә дә басылып чыга. Авторның 1980 елда русча дөнья күргән “Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля” исемле китабы исә шагыйрьнең эстетик карашларын махсус алып өйрәнгән-анализланган беренче хезмәт буларак кызыклы.

Back

В этот день родились:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home