Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Фәннур Сафин – шагыйрь, Газиз Гобәйдуллин – язучы Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 27 Июнь 2019Караулар : 9257

Фәннур Шәйхенур улы Сафин – татар шагыйре, журналист.

Ул 1948 елның 27 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылында туган. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама төзелешенә китә һәм нефть-химия комбинатында өч елга якын слесарь булып эшли. 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Казан телестудиясендә редактор, аннары “Татарстан яшьләре” газетасы, “Ялкын”, “Казан утлары” журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1983 елдан бирле ул – Татарстан Язучылар союзының Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре.

Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән “Ялкын” журналы һәм “Яшь ленинчы” газеталарында күренә башлый. Студентлык елларында иҗат иткән шигырьләре исә “Беренче карлыгачлар” (1970), “Юл башы” (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы – “Кеше юлга чыкса” (1976) исемле җыентыгы “Җитмешенче еллар Корчагиннары” дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла.

Ф. Сафин – нигездә лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган була. Аның лирикасында халыкчанлык, беркадәр моңсулык һәм җорлык хас. Бу сыйфатлар аның “Сез кемнәр?”, “Тынлык” һәм “Күкчәчәк” исемле чираттагы җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләрендә дә ачык сиземләнә.

 

Г. Газиз, чын исеме Газиз Салих улы Гобәйдуллин – татар язучысы, галим-тарихчы.

Ул 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1895-1904 елларда Казанның “Халидия” мәдрәсәсендә укый, аннары сигез сыйныфлы гимназия курсы буеча өлгергәнлек аттестатына имтихан тотып, 1909 елда Казан университетының юридик факультетына кабул ителә. Бер елдан тарих-филология факультетына күчеп, аны 1916 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлап чыга. Студент чагыннан башлап (1914) Октябрь инкыйлабына кадәр төрле татар мәдрәсәләрендә, мәдрәсәләрдә, Көнчыгыш академиясендә, Татар коммунистик университетында тарих фәне укыта. Бераз вакыт Баку университетының тарих кафедрасында эшли, башта доцент, аннары профессор була. Галим “Татар тарихы”, “Россия тарихы”, “Татарстанда сыйныфлар тарихы”, “татар әдәбияты тарихы” кебек хезмәтләр яза, бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Г. Газизнең беренче әдәби әсәре – “Марс, уян!” исемле хикәясе 1907 елда “Казан мөхбире” газетасында басыла. Шуннан соң газета-журналларда аның исеме бик еш күренә башлый. Бигрәк тә 1913-1917 еллар арасында күп яза. Бу чорда “Аң” журналы битләрендә әдипнең өч дистәгә якын кыска хикәясе, көндәлек темаларга багышланган күп кенә мәкалә һәм фельетоннары, яңа китапларга, спектакльләргә рецензияләре дөнья күрә.

Г. Газизнең хикәяләре күләм ягыннан кыска булып, алар һәммәсе дә диярлек юмористик яки сатирик рухта язылганнар. Инкыйлабтан соң язган хикәяләрендә (“Күмгән иде”, 1921; “Әхмәт байның таһәрате”, 1922; “Фаҗигале төннәрдә”, 1923; “Бер көтүнең тарихы”, 1927; “Дәҗҗал көткәндә”, 1928; “Кәрим абзыйның хыялы”, 1929; “Эчке эмигрант”, 1929 һ.б.) әдип иске тормыштан “мирас” булып калган һәртөрле типларны сатира чыбыркысы белән камчылый.

Язучының сайланма әдәби әсәрләре 1958 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Хикәяләр" исемле китабында урын алган.

Газиз Гобәйдуллин 1938 елның 16 сентябрендә вафат була.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home