Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гази Кашшаф – әдәбият галиме, Мәхмүт Хөсәен – язучы, Рәшит Гәрәев – шагыйрь Download as iCal file
Дүшәмбе, 15 Апрель 2019Караулар : 10324

Гази Кашшаф, чын исеме Миргази Солтан улы Кашшафетдинов (1907 елның 15 апреле — 1975 елның 9 декабре) – татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче.

Ул 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында туа. 1920-1925 елларда Гази Кашшаф Бәләбәй шәһәрендәге укытучылар семинариясендә (соңыннан - педагогия техникумы) укый. 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына кабул ителә. Институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында тел-әдәбият укыта.

1937 елда китап нәшриятына эшкә күчә. 1942 елның октябрендә Г.Кашшафны "Совет әдәбияты" (соңрак - "Казан утлары") журналына редактор итеп билгелиләр. 1960 елда, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач. Г.Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча Казан дәүләт университеты белән бәйли.

Гази Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый. 1940 елда аның берьюлы өч китабы - Ш.Камал турындагы монографиясе, "Каләм мастерлары" исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган "Чүл буенда" повесте басылып чыга.

Илленче еллардан башлап Гази Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Нәтиҗәдә, "Муса Җәлил" исемле күләмле монографиясе языла.

Әдәби хезмәтләрен һәм җәмәгать эшчәнлеген югары бәяләп, совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), "Почет Билгесе" (1967) орденнары һәм медальләр белән бүләкли.

Гази Кашшаф 1975 елның 9 декабрендә вафат булды.

 

 

Мәхмүт Хөсәен – күренекле татар язучысы.

Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 апрелендә хәзерге Казакъстан ССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала районы Урда авылында эшче гаиләсендә туган. 1941 елда Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт пионервожатый, «Ленинское знамя» газетасында әдәби хезмәткәр, «Экпенды» промартелендә культмассовик булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Хөсәен үзе теләп армия сафларына баса. 1942 елда Әндиҗан шәһәрендә кыска сроклы артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, 1943 елның январеннан алып 1944 елның декабренә кадәр башта взвод, соңыннан артиллерия батареясе командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша, канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда Ленинградта Югары Артиллерия мәктәбендә укый, аннары 1947 елның июненә кадәр Ленинградта һәм Казанда командир булып хезмәт итә. 1947—1952 елларда М. Хөсәен — Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ул озак еллар Татарстан китап нәшриятында башта редактор (1952—1954), аннары матур әдәбият редакциясе мөдире (1954—1957) һәм өлкән редактор (1957—1975) булып эшли. 1976 елдан — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул — 1942 елдан КПСС члены иде. М. Хөсәен мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына һәм шигырьләр яза. Беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәр «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла. Бөек Ватан сугышы чорында патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре фронт газеталарында («Ватан сагында», «Кызыл Армия», «Суворовчы» һ. б.) урын ала. Яшь шагыйрьнең беренче шигъри тупланмасы да («Туган ил өчен») бөек җиңү яулаган елны Ленинград хәрби нәшриятында дөнья күрә. Сугыштан соңгы елларда М. Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалары, очерк китаплары басылып чыга. М. Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның, вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка (1977) һәм «Әнием миләше» дигән китапка (1979) тупланган. Тынычлык өчен көрәш, ватандарлык хисләре белән сугарылган «Советлар Союзы — тынычлык терәге» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Яңа Казан» (А. Ключарев музыкасы), «Идел дулкыннары» (А. Ключарев музыкасы), яшьлек-мәәббәт темасына багышланган «Ашкыну» (Т. Вәлиев музыкасы), «Ак каеннар» (И. Хисамов музыкасы)» «Ак дулкыннар» (Р. Еникиев музыкасы), «Ләйсән» (Р. Еникиев музыкасы) «Бик сагындым» (Р. Яхин музыкасы), «Кара күзләр, кара кашлар» (Ш. Калдаяков музыкасы), юмористик рухтагы «Бәрәңге» (И. Хисамов музыкасы)» «Ярап булмый хатынга» (Р. Еникиев музыкасы), «Яшәсен кияүләрем (3. ХәбибуЛлин музыкасы), «Шинель» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек Җырлар Мәхмүт Хөсәеннең шигъри иҗатында күренекле урын тота. Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул .берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч мөстәкыйль җыентыгы бар (шуның икесе — казакъчага тәрҗемәдә). М. Хөсәен — 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде. М.Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде. Мәхмүт Хөсәен 1993 елда вафат булды.

 

Рәшит Гәрәй улы Гәрәев – татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1960).

Ул 1931 елның 15 апрелендә Татарстанның Минзәлә районы Малтабар авылында туа. Туган авылында — башлангыч мәктәпне, күрше Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый. 1949 елда экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, Минзәлә педучилищесын тәмамлау турында таныклык алгач, укытучы булып эшли башлый.

1948—1950 елларда Рәшит Гәрәй Минзәлә районының Иске Мәлкән һәм Чебенле җидееллык мәктәпләрендә укытучы, 1950 елда «Яшь сталинчы» газетасының (хәзерге «Татарстан яшьләре»нең) Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли.

Армия сафларында хезмәт итә. Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. 1959-1970 елларда “Совет әдәбияты” («Казан утлары») журналы редакциясендә эшли.

Аның “Беренче хисләр” дигән тәүге җыентыгы 1952 елда дөнья күрә. Шуннан соң шагыйрьнең “Шинель җылысы”, “Җырчы камышлар”, “Җырлап яшәр чагыбыз”, “Һаваларда йолдыз”, “Рәхмәт сезгә”, “Төнге учаклар”, “Сиңа тартыла күңел”, “Юлдашым булсаң иде”, “Үзеңә чакыр мине”, “Синдә калам”, “Көнбагышлар чәчәктә” китаплары һ. б. әсәрләре басылып чыкты.

Шагыйрь 1999 елда вафат булды.

Артка

Календарь

22 декабрь, якшәмбе
1906. Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде
2 гыйнвар, пәнҗешәмбе
Яңа ел

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home