Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габделхак Шаһиәхмәтов – язучы, Таһир Нурмөхәммәтов – тәрҗемәче, Рәшит Әхмәтҗанов – шагыйрь, Ирек Сабиров – шагыйрь Download as iCal file
Якшәмбе, 14 Апрель 2019Караулар : 11026

Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов – мәшһүр язучы.

Гомәр 1900 елның 14 апрелендә Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Толымбай авылында туа. Башта ул үз авылларында, аннан Буа мәдрәсәсендә укый. Аннары Петроградка китә, туган якларына кире кайтып җир даулау көрәшләрендә катнаша, 1918 елда укытучы булып эшли. Каләм тибрәтә башлавы да шушы чорга туры килә: шигырьләр яза, драматургиядә көчен сынап карый.

Г. Толымбай гражданнар сугышында катнаша. Фронттан кайткач, Казан көндәлек матбугатында, “Безнең юл” журналында бастырган сугышчан рухлы мәкаләләре һәм агитацион характердагы әдәби әсәрләре аны тиз арада яшь әдәби көчләрнең берсе итеп таныта. Г.Толымбай белемен күтәрү өчен 1924-1927 елларда Татар коммунистлар университетында укый, “Фатих Әмирхан иҗаты” дигән темага диссертация яклый, профессор дигән гыйльми дәрәҗә ала. Гомеренең соңгы елларында педагогика институтында укыта һәм Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторына җитәкчелек итә.

Г. Толымбай 1939 елның 13 июнендә вафат була.

Г.Толымбайның егерме елга якын сузылган иҗат гомерендә утыз китабы басылып чыга. Әдип калдырган төрле жанрдагы әдәби мирасның кыйммәтле өлеше – хикәяләр һәм фольклорга караган хезмәтләр. Хикәяче буларак, Г.Толымбай 20-30нчы еллардагы авыл, крестьян тормышына багышланган һәм андагы үзгәрешләрне, сыйнфый каршылыкларны, колхозлашу чоры күренешләрен тасвирлаган әсәрләре белән кызыклы.

 

Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтов — татар тәрҗемәчесе, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан).

Ул 1930 елда Казакъстанның Семипулат шәһәрендә туа. Бирегә аның әти-әнисе егерменче еллардагы ачлык вакытында Казан арты төбәгеннән күчеп килгән була. Дөньялар бераз рәтләнгәч, алар, туган якка янә кире кайтып, Казан шәһәрендә төпләнеп яши башлыйлар. Таһир Нурмөхәммәтов монда Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбен һәм 1953 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары утыз җиде елга якын (1953-1990) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә башта мөхәррир, аннары яшьләр-балалар редакциясендә өлкән мөхәррир һәм редакция мөдире урынбасары булып хезмәт итә.

Таһир Нурмөхәммәтов әдәби тәрҗемә өлкәсендә күп хезмәт итә. Аның беренче тәрҗемә китабы — Александр Купринның «Сыерчык» («Скворцы») җыентыгы дөньяны 1955 елда күргән. Шулай ук аның А. Рыбаковның «Хәнҗәр» («Кортик»), «Бакыр кош» («Бронзовая птица») маҗаралы повестьлары, К. Паустовскийның «Урман турында хикәят», Г. Троепольскийның «Акбай Караколак», В. Астафьевның «Бәхилләшү», «Талау», «Сүнмәс йолдызлар», гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчәкләр» әсәрләре, төрек язучысы Ришад Гюнтекинның атаклы «Чалы кошы», Ю. Томинның «Алмаз сукмаклар» романнары зур популярлык казандылар.

1973 елда Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгәч, ул актив рәвештә берлек каршындагы тәрҗемәчеләр секциясе эшчәнлегендә катнаша, 1974—1979 елларда секцияне җитәкли.

Таһир Нурмөхәммәтов 1999 елның 25 сентябрендә Казанда вафат була. Аны Буа районының Норлат авылы зиратында җирлиләр.

 

Рәшит Әхмәтҗанов – татар шагыйре, журналист, татар милли хәрәкәт активисты.

Ул 1941 елның 14 апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Шунда җиде сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесында укып, ташчы була. Аннары нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961-1964 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә һәм аны 1969 елда тәмамлый. Шуннан соң Татарстан Мәдәният министрлыгының методика кабинетында, “Яшь ленинчы” (хәзер «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары редакцияләрендә эшли. 1980 елдан «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре иде.

Аның шигырьләре матбугатта 50нче елларның ахырында күренә башлый. Соңгы вакытта шагыйрьнең “Хыялларым үзем белән”, “Адымнар”, “Ак каеннар”, “Гомер чишмәсе”, “Алмалы җәй”, “Җан яктысы”, “Йөрәк бәйрәме”, “Кавышыр көн”, “Моңлану” дигән шигъри китаплары дөнья күрде.

Рәшит Әхмәтҗанов — бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң-сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Рәшит Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә.

1970 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Шагыйрь 1995 елда вафат булды.

 

 

Ирек Сабиров – татар шагыйре.

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау районы Мәмдел авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт химия-технология институтына керә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1973 елда Чиләбе өлкәсендәге «Сигнал» заводына эшкә җибәрелә. 25 ел буена заводта эшли, баш инженерга кадәр үсә. 1998 елда үзе эшләгән завод урнашкан Еманжелинск шәһәре башлыгы ярдәмчесе булып китә. Татарстан һәм Россия Язучылар берлекләренең әгъзасы булып тора.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home