Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рәшит Мәрдиханов – артист Download as iCal file
Дүшәмбе, 08 Апрель 2019Караулар : 10085

Рәшит Мәрдиханов — Минзәлә театрында хезмәт иткән татар артисты.

Минзәлә районының Чулпан авылында туа. Ул Минзәлә театрына үзешчән сәнгатьтән килә һәм 1951 елдан 1990 елга кадәр шунда эшләп, күпсанлы катлаулы образлар тудыра. Р. Мәрдиханов сәхнәдә бик кызыклы, тормышчан, күркәм образлар иҗат итте. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Ю. Әминовның “Язылмаган законнар” спектаклендә Шәйхенур роле өчен яшь артист ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул башкарган рольләр психологик тулылык, тормыш дөреслеге һәм әдәби яктан камилләшкән булулары белән аерылып торалар. Шундыйлардан: “Кыю кызлар”да Гыйлемдар, “Гөлчәчәк”тә Илшат, Зиннәт, “Иблис шәкерте”ндә Суиндон, “Ил”дә Янтимер, “Зәңгәр шәл”дә Җиһанша һәм Тимуш, “Икәүдән-икәү”дә Тимербулат һ.б. санап китәргә мөмкин. Мәрдиханов иҗатында фикернең ачыклыгы һәм төгәллеге үтә нечкә сәнгати тоемлау һәм образның тирән психологик чишелеше белән бергә үрелеп бара иде.

Артка

Календарь

22 декабрь, якшәмбе
1906. Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде
2 гыйнвар, пәнҗешәмбе
Яңа ел

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home