Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Әмирхан Еники - язучы, Дәрҗия Аппакова - язучы, Нәҗибә Сафина - шагыйрә, Гафур Каюмов - драматург Download as iCal file
Шимбә, 02 Март 2019Караулар : 10603

Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, 2 март 1909 – 16 февраль 2000) – татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы.

1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.

Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек Матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.

1927–1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста – ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында – сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

16 февраль 2000дә Казанда вафат була.

 

Дәрҗия Аппакова, тулы исеме Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова (1898 елның 2 марты — 1948 елның 28 мае) — татар язучысы, талантлы прозаик һәм драматург.

Дәрҗия Аппакова 1898 елның 2 мартында Татарстанның Түбән Кама районы Байгол авылында туа. 13 яшендә Казанга килеп, керәшен татарлары өчен ачылган укучылар мәктәбендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авылында балалар укыта. 1922–1923 елларда Казан Зур театры каршындагы студиядә махсус белем алып чыккач берникадәр вакыт хәрби труппада артистка, аннары комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928–1943 елларда ул Урта Азиядә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. 1943 елда Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.

Дәрҗия Аппакова әдәбиятка журналистика аша килеп керә һәм татар балалар әдәбиятына шактый өлеш керткән прозаик һәм драматург булып әверелә. 1932–1940 елларда төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм шул чор тормышын чагылдырган хикәя, повесть, романнары басылып чыга. Аеруча «Кечкенә Бануның тарихы» повесте популяр була, ул тиз арада татар, рус, үзбәк һәм инглиз телләрендә басыла, яратып укыла.

1943–1948 елларда Дәрҗия Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә — «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә.

1945 елда татар фольклоры мотивларына нигезләнеп язылган «Тапкыр егет» пьесасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә дә уңыш белән бара. Дәрҗия Аппакова — 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Дәрҗия Аппакова 1948 елда, 50 яшендә вафат була.

 

Нәҗибә Сафина — күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы.

Ул 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.

Шәһәр уку йортларында татар теленең чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне 1975 елда Башкортстанга әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә Краснокама районы үзәгендә — Нефтекамск шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбедә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булыг эшләп ала, хәтта, янә Татарстанга килеп, Чистай районыың Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.

1979—1983 елларда Нәҗибә Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама таңары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплга, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шиырь бәйрәмнәре 1982 елда Уфада башкорт телендә чыккан «Йәш көстәр»(«Яшь көчләр») һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

Шулай да яшь каләмнең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге кайбер даирәләрдә риясызлык тудыра, нәтиҗәдә ул «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була 1983—1990 еллар арасында ул Нефтекамск шәһәренең автсамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастр, инженер-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җшшггерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифалары башкара, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыяенә җитәкчелек итә.

1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булъп эшләде, аннары 1993—1996 елларда «Сөембикә» журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкләде. 1997 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте — заманның көрәш ялкыны белән сугарылган миллирухлы, гамьле шигърият. Шагыйрәнең лирик, лирик-публицистик шигырьләре соңгы елларда басылып чыккан җыентгкларда («Таң кошы», 1997; «Әгәр дә уйлаганда...», 2002; «Без - шигырь, тормыш - проза», 2004) урын алды. Нәни уйчылары арасында исә ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче сәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.

Нәҗибә Сафина - 1997 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Гафур Шәкүр улы Каюмов — мәшһүр татар драматургы, театр артисты.

Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында туды. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегендә укырга керде. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына (хәзерге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Гафур Каюмовны режиссерлык эше мавыктыра һәм ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, Болгария республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.

Театр һәм кино сәнгатендә шактый тәҗрибә һәм белем туплаган Гафур Каюмов 1980 еллардан башлап драма әсәрләре иҗат итә башлый. Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. ”Упкын өстендә уен” 2 пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Кабан күле серләре” пьесасы Г.Камал исемендәге, Тинчурин исемендәге, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларында, Башкортстанның “Нур”, Уфа башкорт яшьләре театрларында, Туймазы, Сибай, Салават шәһәрләре театрларында һәм Оренбург татар драма театрында, Марий Эл драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Мирас” (1990), “Һинд кызы” музыкаль комедиясе (1992), “Сарык арыслан” притча-әкияте (1997) куела.

Гафур Каюмов драматургиянең төрле жанрларына мөрәҗәгать итә, сәхнә законнарын белеп, шартлы алымнарны уңышлы файдаланып яза. Бүгенге көнгә кадәр язылган “Язмышлар ярында”, “Юбилей”, “Сагынырсың әле син дә бер...”,”Ак баба иле”, “Ахырзаман авазы”, “Эх, Алла боерса”, “Ач күзеңне-монда мин...”, “Таныштыру-кавыштыру бюросы”, “Соң инде”, “Аномалик табигать күренеше”, “Ыру”, “Әрнү” пьесалары драматургның үсеш юлында әһәмиятле бер этапны хасил итәләр.

1997-2000 елларда ул Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшләп ала. 2004 елдан башлап Гафур Каюмов – Әлмәт дәүләт театрында баш режисссер.

Артка

Календарь

22 декабрь, якшәмбе
1906. Казанда беренче публик татар спектакле күрсәтелде
2 гыйнвар, пәнҗешәмбе
Яңа ел

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home