Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Җамал Вәлиди – тел галиме, Фәхри Әсгать – язучы, Азат Әхмәдуллин – әдәбият белгече, Җәүдәт Дәрзаманов – шагыйрь, Мөдәррис Әгъләмов – шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 13 Октябрь 2018Караулар : 6525

Җамал Вәлиди, тулы исеме Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов – татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы, педагог, җәмәгать эшлеклесе.

Җамал Вәлиди 1887 елның 13 октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен һәм Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1911-1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта, шулай ук «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасына актив языша. 1918 елда Җамал Вәлиди Казанга килә. 1918–1923 елларда мәктәпләрдә, татар рабфагында, Көнчыгыш Академиясендә укыта. Шул ук вакытта Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында, терминология комиссиясе җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1923–1931 елларда Казан Көнчыгыш педагогика институты доценты.

Җамал Вәлидинең исеме матбугатта узган гасырның унынчы еллар башында ук күренә башлый. «Вакыт» газетасы һәм «Шура», «Аң» журналларында басылган беренче мәкаләләрендә үк ул үзен әдәбиятта һәм сәнгатьтә тирән аңлаган, киң эрудицияле, сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта. Шул чорның күренекле язучылар иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләрен яза. 1923 елда чыккан «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китабында татар иҗтимагый фикеренең борынгы заманнардан алып 1917 елга кадәр үсешенең төп этапларына сыйфатнамә бирә, XIX–XX гасыр татар фәненең, мәдәниятының күп кенә вәкилләре эшчәнлегенә бәя бирә.

Җамал Вәлидинең әдәбият белеме һәм тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләре. аерым җитешсезлекләре һәм каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовлар нигез салган егерменче йөз башы татар демократик тәнкыйтенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Тәнкыйтьченең эстетик карашлары системасында үзәк урынны биләгән әдәби осталык, тормышчанлык һәм халыкчанлык, дөнья әдәбиятының алдынгы үрнәкләре белән багланыш мәсьәләләре хәзерге заман эстетикасының да төп принципларыннан санала.

Җамал Вәлиди шулай ук күренекле тел галиме дә. Бу өлкәдә аның «Татар теленең грамматикасы» (1919), 1919-1931 елларда төрле журнал һәм җыентыкларда басылган күпсанлы мәкалә – тикшеренүләре бар. 1927-1929 елларда икешәр зур том булып басылып чыккан «Татар теленең тулы сүзлеге» аеруча зур кыйммәткә ия. Ул В.Бартольдның «Краткая история мусульманской культуры» дигән хезмәтен тәрҗемә итә.

1931 елда Җамал Вәлиди гаепсезгә репрессияләнә, 1932 елның 30 нояюрендә Беломорканал төзелешендә вафат була, аннары реабилитацияләнә.

Җамал Вәлиди исемендәге Татарстан Язучылар берлегенең премиясе оештырылган.

 

Фәхри Әсгать – татар язучысы.

Фәхри Әсгать Татарстанның Әлки районы Алпар (Иске Алпар) авылында туган. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә алгач, унике яшендә Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Революциядән соң, 1917–1921 елларда, укуын Чистай шәһәрендә педагогика һәм авыл хуҗалыгы техникумнарында, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам иттерә. Институтның ике курсын тәмамлагач, авыруы көчәю сәбәпле, ул укуын ташларга мәҗбүр була. Шуннан соң Фәхри Әсгать иҗат эше белән генә шөгыльләнә һәм Казан дәүләт университеты каршындагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә.

Ләкин рәхимсез үпкә авыруы аның сәламәтлеген какшатканнан-какшата барып, 1926 елның 25 сентябрендә, егерме биш яше тулар-тулмас, Фәхри Әсгать вакытсыз вафат була.

Фәхри Әсгатьнең иҗат гомере нибары биш-алты ел дәвам итә – ул үзенең иҗат планнарын гамәлгә ашыра алмый кала. Аның тәүге хикәяләре һәм нәсерләре 1919-1920 елларда «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Безнең юл» журналы битләрендә күренә, «Тормыш кочагында» исемле беренче җынтыгы 1925 елда, ә икенчесе, «Сүзләрдән чәчәкләр» дигәне, авторның вафатыннан соң 1927 елда басылып чыга. Боларның беренчесенә – тугыз, икенчесенә унсигез хикәя һәм нәсер урнаштырылган. Ләкин шул аз санлы хикәя, нәсерләрдә Фәхри Әсгатьнең язучылык таланты, образлы фикерләү, сюжет кору осталыгына ия булуы, күзәтүчәнлеге, теленең халыкчанлыгы ачык сизелеп тора. Гражданнар сугышы эпизодлары, авылдагы сыйнфый көрәш, НЭП заманы күренешләре – болар һәммәсе авторның үткен каләме тотып алган тормышчан детальләр аша хикәяләрдә җанлы, үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Менә шушы хасиятләре белән Фәхри Әсгатьнең зур булмаган иҗат мирасы егерменче еллар башы татар прозасы хәзинәсендә үзенең хөрмәтле урынын били.

 

Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин – татар әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (1994 елдан), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982 ел).

Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Шунда урта белем ала. Аннан соң Казан дәүләт университетында укый. Ике ел Тубыл пединститутында укыта . 1958—1961 елларда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый, Татарстан радиокомитетында эшли. Аны тәмамлагач, шунда ук фәнни эшкә калдырыла. 1981—1999 елларда КДУда эшли, 1999-2004 елларда КДПУда татар әдәбияты кафедрасын җитәкли.

Азат Әхмәдуллин 1964 елда — кандидатлык, ә 1987 елда докторлык диссертациясен яклый. Әдәбиятка ул тәнкыйтьче буларак килә. Соңрак әдәбият тарихы, бигрәк тә драматургия белгече буларак таныла.

 

Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов – күренекле татар шагыйре, язучы, журналист.

Җәүдәт Дәрзаман Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир була. Хәзерге вакытта Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.

Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да (хәзер «Сабантуй») дөнья күрә. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җзүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.

 

Мөдәррис Әгъләмов, тулы исеме Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдинов – Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Мөдәррис Әгъләмовның беренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә 1968 елда «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөсәкыйль китабы дөнья күрә. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик поэзия, халык иҗатыннан үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла, һәм күп очракта моңа ирешә дә.

Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.)

Мөдәррис Әгъләмов 1973 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.

М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф. Кәрим һәм Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.

1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home