Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Шакир Мөхәммәдов – язучы Download as iCal file
Якшәмбе, 20 Май 2018Караулар : 6137
Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдов — XX гасыр башында әдәбият мәйданына аяк баскан татар язучысы.
Шакир Мөхәммәдов 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә дөньяга килә. 14 яшенә кадәр Буада Нургали Хәсәнов мәдрәсәсендә укый.
Тормыш авырлыгы аны бик яшьли эшләп тамак туйдырырга мәҗбүр итә. Ул, укуын ташлап, Оренбург шәһәрендә хезмәтче малай булып көн күрә. Шул ук вакытта үзлегеннән белемен күтәрү өстендә эшли, урысча укырга-язарга өйрәнә.
Ш. Мөхәммәдов 1900 елны Маньчжуриягә барып чыга. Анда бай кибетләрендә приказчик булып эшли, буш вакытларында үзенең каләм куәтен сынап карый. Аның беренче әсәре “Җәһаләт, яки яхуд Галиәкбәр агай” хикәясе 1901 елда Казанда басылып чыга. Әсәрдә төп герой Галиәкбәр агайның вөҗдансызлыгы, наданлыгы, хәйләкәрлеге тәнкыйть ителә. Шул еллардан Шакир Мөхәммәдовның сатирик хикәяләре, публицистик мәкаләләре нәшер ителә башлый. Алар арасында иң атаклысы “Япун сугышы, яки Доброволе Батыргали агай” исемле сатирик повесть тора. Әлеге әсәрне XX гасыр башы татар реалистик әдәбиятының классик үрнәге дип санарга мөмкин.
Язучы 1923 елда вафат була.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home