Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габдулла Апанаев – мөгаллим, Закир Һади – язучы, Рахман Ильяс – драматург, Әдхәт Синугыл – шагыйрь. Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 15 Март 2018Караулар : 6672

Габдулла Апанаев – имам, мөгаллим.

Габдулла Апанаев 1862 елның 15 мартында Вятка губернасының Малмыж өязе Сосна авылында икенче гильдияле Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әтисе Габделкәрим Исхак улы Апанаев Балтач төбәгендә киң сәүдә иткән. Габделкәрим бай унсигезенче гасыр уртасында дәүләт крестьяны Давыт Апанаевтан башланган, киң ботакланган данлыклы һәм иң борынгы Казан сәүдәгәрләре династиясенең бер тармагы.

1870 елда Габдулла Казанның иң шөһрәтле дини уку йортларының берсе булган «Мәрҗания» мәдрәсәсенә йөри башлый. Ул татар тарих фәненә нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗанинең укучысы була. Мондагы укыту процессы дини кысалар белән генә чикләнми, математика, астрономия, география, биология, тарих кебек фәннәрне дә эченә ала, теософик фәннәр дә формаль, схоластик ысул белән укытылмый. Бу исә шәкертләрдә хөр фикерлелек, иҗтимагый тормыш белән кызыксыну, анда катнашу омтылышы тәрбияли. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Мәрҗания» шәкертләре арасыннан татар мәгърифәтенең күп кенә күренекле вәкилләре чыккан. Үзенең гаҗәеп сәләте һәм тырышлыгы белән Габдулла остазының тиз арада яраткан шәкертенә әверелә. Аның Мәрҗанинең вафатына күп калмастан кызы Бибиһавага никахлануы моны ачык дәлилли.

Мәдрәсәне тәмамлагач яшь рухани унтугызынчы гасырның сиксәненче еллары ахырында Төркия һәм Мисырга сәфәр чыга. Сәфәренең максаты зур—чиксез фаҗигаләр һәм кысрыклаулар кичереп үз-үзенә бикләнгән халкын бу торгынлыктан чыгару юлларын эзләү, шул ук ислам тәгълиматы йогынтысында яшәүче илләрдән моның үрнәген табу. Һәм бу җәһәттән аның сәяхәте буш булмый.

Казанга кайту белән ул шәһәрнең иң эре һәм иң бай мәхәлләсе булган Печән базары мәхәлләсендәге Юныс мәчетенең икенче имамы итеп билгеләнә — бу турыда указ 1890 елның 15 декабрендә алына. Монда беренче имам булып үзе кебек үк алдынгы карашлы шәхес Хуҗиәхмәт ахун Мозаффаров эшли (аның хатыны Маһруй Мозаффария, кызы Мәхмүдә — яхшы ук таныш шагыйрәләр, улы Мансур Мозаффаров соңыннан мәшһүр татар композиторы була). Кызганычка каршы, мондый күркәм остаз белән Габдулла хәзрәткә озак эшләргә туры килми, 1893 елда бер ялгышын файдаланып Хуҗиәхмәт хәзрәтне эшеннән читләштереп җавапка тарталар. Үзе дә көтмәгәндә яшь имам Юныс мәчетенең бердән-бер имамы, әлеге мәхәлләнең рухи җитәкчесе булып кала. Бу исә аңа үзенең канатлы хыялларын тормышка ашыра башларга мөмкинлек бирә. Ул мәхәллә мәдрәсәсен дини тәгълимат белән дөньяви фәннәрнең органик кушылмасын хасил иткән яңа уку программасына нигезләнгән прогрессив уку йорты итеп үзгәртә башлый. Моның өчен күптән түгел үлгән әтисеннән калган мирас байлыгын да кызганмый — Казанның хәзерге Татарстан урамындагы йортын мәдрәсәгә бирә, классларны заманча итеп җиһазлый, дәреслекләр, әсбаплар ала. Илле шәкерт белем ала торган зур булмаган мәдрәсә аның тырышлыгы белән тиздән дан-шөһрәт казана, аңа хөр фикергә сусаган яшьләр тартыла, алдынгы карашлы мөгаллимнәр килә. Шундыйларның берсе — Әхмәтһади Максуди була.Ул үзе эшләгән абруйлы мәдрәсәне, югары түләүле урынын калдырып үзе генә килми, үзенең яраткан алдынгы карашлы шәкертләрен дә алып килә. Шушы чорда Г.Апанаев шәкертләре арасында Нәҗип Думави, Гаяз Исхакыйларның булуын әйтү үзе генә дә күпне сөйли. Аның бу прогрессив эшчәнлеге властьлар һәм карагруһчы татар әһелләре тарафыннан гаепләү-кысуларга да дучар була. Әмма болар Габдулла хәзрәтнең абруен гына күтәрә.

1898 елда Г.Апанаев дәүләт теркәлүе үткән татар мөселман хәйрия җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана һәм аның эшен нык җанландыруга, матди мөмкинлекләрен киңәйтүгә ирешә, бу хәрәкәткә зур татар байларын җәлеп итә. Нәтиҗәдә 1904 елда 80 балага исәпләнгән, һөнәрчелек сыйныфы булган татар балалар приюты ачу мөмкинлеге туа. Үзе бу оешманың Почетлы әгъзасы итеп сайлана.

Г.Апанаев Россиядәге беренче мөселман сәяси партиясе «Иттифак әл-мөслимин»не оештыручыларның, аның сәяси документларын эшләүчеләрнең берсе була. Партия үзенең программ максатларыннан берсе итеп барлык халыкларның тигезлегенә ирешүне куя. Ул шулай ук «Азат» газетасын оештыручыларның берсе була — газетаның беренче саны 1906 елның 1 февралендә чыга. Тиздән әлеге партия йогынтысында татар мөселман яшьләренең «Берлек» оешмасы туа. Болар барысы да Казан губернасында гына түгел, бөтен Россия киңлегендә татар милли сәяси хәрәкәтенең кискен көчәюенә китерә һәм хөкүмәтне куркуга сала. Бу хәрәкәтнең активистларына каршы эш кузгатыла һәм эчке эшләр министры карары белән 1908 елның 17 мартында Г.Апанаев, Г.Баруди, С.Галиев, Г.Казаков, Г.Исхакый ике елга Вологда губернасына сөрелә.

Сөргеннән ул 1910 елның 31 мартында кайта һәм кабат сәяси эшчәнлеккә күмелә. Казан шәһәр думасына гласный итеп сайлана, үз кандидатурасын Дәүләт Думасына сайлауларда куя. Ул хәтта рус газеталарында әдәби рус телендә ачы ирония һәм сарказм белән Россиядә рус булмаган халыкларның изелүе, тигезсезлеге турында яза. Үзеннән соң килгән карагруһчылар тарафыннан кадимчелек үзәгенә әверелдерелгән мәдрәсәсен яңа урында торгыза, анда җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр өчен укытучы мөгаллимнәр әзерли башлый. Ул инде имамлык вазыйфасыннан мәхрүм ителгән була, даими полиция күзәтүе астында тора, эзәрлекләнә, әмма кайнап торган сәяси эшчәнлеген туктатмый.

Г.Апанаевның гомере фаҗигале төстә өзелә. 1919 елның җәендә ул заложник итеп алына һәм бернинди нигезсез М.Вахитовны үтерүне оештыруда гаепләнеп кызыл гаскәрләр тарафыннан атып үтерелә.

 

Закир Һади – XlX гасыр ахыры XX гасыр башлары язучысы.

Закир Һади 1863 елның 15 мартында Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортостанның Шаран районы) Ярәмкә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне атасыннан ала. 1875 елда Закирны Тымытык мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. 1885 елда З.Һади Түбән Новгород шәһәренә китә. Шунда Касыйм шәһәрендәге яңачарак укыта торган мәдрәсәгә керә. Касим шәһәреннә 5-6 чакрым ары Татар бае дип исемләнгән авылда яңача укыта торган мөгаллимнәр хәзерләүче курслар ачыла. З.Һади, мәдрәсәне ташлап, шул курска керә. курсны тәмамлагач, Мулта авылына барып, укытучы булып эшкә урнаша. Авылда укытучылык эше алып бару белән бергә, үз белемен арттыру өстендә дә эшли. Шушы уквакытларда ул иҗат эшенә дә керешә. Аның беренче хикәясе "Бәхетле кыз", 1903 елда язылып, 1904 елда Ырынбурда басылып чыга. 1908 елны З.Һади беркадәр вакыт Казанда торып китә. 1914-1918 еллар арасында Харьковта тора һәм анда балалар укыта. Аннары Ярәмкәгә кайта. 1919-1920 елларда Шаран районы Бурсык авылында укытучы булып эшли. 1921-1922 еллардан соң Касыйм ягына китә һәм Бимсала авылына киле урнаша. Анда да укытучылык эшен дәввам иттерә. Закир Һади 1933 елда үлә, Бимсалада җирләнә.

1903 елда беренче хикәясе – "Бәхетле кыз"ны иҗат итә. Аның «Бәхетсез кыз», «Официант», «Хәер дога», «Мәгъсүм» кебек әсәрләре дә шул чорда иҗат ителә. 1908 елда «Яңа әсхабе кәһәф» һәм «Җиһанша хәзрәт» повестьларын бастырып чыгара. Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан аның иҗатын югары бәялиләр.

 

Рахман Ильяс – мәшһүр татар драматургы.

Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елның 15 мартында хәзерге Апас районы Карамасар авылында туа. Октябрь инкыйлабыннан соң әтисе гаиләсе белән Грозный шәһәренә күчеп китә, нефть промыселларында эшли. Яшүсмер Габдрахман биредә гомуми белем алуын дәвам иттерә, 1924 елда нефть промыселында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлый. 1925-1927 елларда ФЗӨ мәктәбендә белемен күтәрә. 1929 елда аны Грозныйдагы Шәрекъ халыклары клубы идарәсенә рәис итеп билгелиләр.

1931 елда Р.Ильяс Казанда Татар коммунистлар университетына укырга керә. Укыган чагында ук аның исеме газета-журнал битләрендә еш күренә башлый. Ел ярым белем алгач, ул янә Грозныйга кайтып 1933 елга кадәр газетада эшли. Аннан кабат Казанга килеп, газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, редактор, Татарстан Язучылар идарәсендә әдәби консультант вазифаларын башкара. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, рота командиры сыйфатында күп сугышларда катнаша. Ут эчендә дә язучылык эшен ташламый. 1942 елда аның “Бабай” исемле бер хикәя һәм бер пьесадан торган җыентыгы басыла. Тагын пьеса язу турында хыяллана. Ләкин язучы, Украина далаларында дошман пулясыннан авыр яраланып, 1943 елның 23 августында һәлак була. Үлгәннән соң, сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Р.Ильяс әдәбиятка утызынчы еллар башында килә. Үзен драматургия жанрында сынап, колхоз тормышына багышланган “Әндәр карт” исемле песа яза. Әмма аның бу песасы үзенең сәнгатчә эшләнеше, характерларның бирелеше ягыннан йомшак әсәр була. Шул ук елны аның Кавказ халыкларының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен сурәтләгән “Таулар арасында” исемле хикәяләр җыентыгы басыла. Р.Ильяс бу китабы аша үзен талантлы язучы итеп таныта. Шул уңыштан рухланып, ул “Зәйнүш дускай”, нефтьчеләр тормышына багышланган “Фонтан”(1939), “Танышлар”(1939) исемле пьесалар иҗат итә. Р.Ильяс татар драматургиясе тарихына тагын ике сәхнә әсәре – “Танышлар” һәм Грозный нефтьчеләренең гражданнар сугышында катнашуын тасвирлаган “Таулар тетри” (1941) дигән драмалары белән кереп кала. Алар барысы да үз вакытында матбугатта басыла.

Прозаик буларак, Р.Ильяс заманының актуаль мәсьәләләрен яктырткан “Горизонт” повестен, “Кем гаепле?” (1930), “Шәрифҗамал” (1932), “Чыныгу”(1933) һ.б. хикәяләр яза.

Үзенең кыска гына иҗат гомерендә Рахман Ильяс татар әдәбиятына дистәләрчә проза һәм драма әсәрләре калдыра.

Ул 1938 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

 

Әдхәт Синугыл — татар шагыйре.

Ул 1935 елның 15 мартында Башкортстанның Куганакбаш авылында туа. Революциягә кадәр мәдрәсәсе белән дан тоткан Эстерлебаш мәктәбендә укый. Әдхәт Мәгъсүм улына яшьли ук читкә китү насыйп була. Габделҗаббар Кандалый әл-Болгари язганча, яшь шагыйрь “горбәтне ихтыяр итә”. Озак еллар Ташкентта яшәп иҗат итә. Әдхәт Синугылның бер-бер артлы шигъри җыентыклары чыга, 2003 елда төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен эченә алган «Ефәк кәрваннар» исемле шактый күләмле китабы дөнья күрә.

Әдхәт Синугыл-Куганаклы иҗатына шигъри форма, вәзен һәм ритм төрлелеге хас. Аның күп кенә әсәрләре гомумтөрки шигърияттә элек кулланылган “мөсәддәс”, “тоюк”, “кушма”, “робагый”, “фәрд” үлчәнешендә язылган. Гомумән, Синугыл төрки халыкларның уртак мәнфәгатьләренә, тел һәм дин берлегенә аеруча игътибар итә. Соңгы елларда Әдхәт Синугыл, аеруча Кырым татарлары хокукларын яклап, ялкынлы шигырьләр иҗат итте.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home