Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Равил Фәхретдинов – мәшһүр тарихчы, галим Download as iCal file
Чәршәмбе, 14 Март 2018Караулар : 6514

Равил Фәхретдинов – мәшһүр тарихчы, галим.

1937 елның 14 мартында Кариле авылында туган. Балачагы, үсмер һәм егет чоры Балтач авылында үтә. Шушында урта мәктәп тәмамлый, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли. Балтач урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта. Балтач мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, композитор И.Хисамов җитәкләгән тынлы оркестр һәм хорда актив катнаша, шул хор составында 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. И.Хисамов Казанга киткәч тынлы оркестрның җитәкчесе була.

1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Монда да үзешчән сәнгатьнең үзәгендә була – башта факультет, аннары институтның татар хорына җитәкчелек итә. Икенче курста Тукай, аннан соң Ленин стипендиаты була. Студентларның фәнни түгәрәгендә актив катнашып үзен фән юлына әзерли. Ел саен җәйге чорда СССР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология экспедициясендә отряд җитәкчесе булып катнаша, йөзләрчә яңа археологик истәлекләр табып өйрәнә. Шулар хакында студентлар түгәрәгендә, студентларның Бөтенсоюз археологик конференцияләрендә докладлар ясый, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

Институтның татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл диплом белән тәмамлагач, 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада укый. Аның фәнни җитәкчесе күренекле археолог А.Х.Халиков була. Аспирантураны тәмамлап 1966-1996 еллар дәвамында шушы фәнни үзәктә кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр булып эшли. Эзләнү отряды җитәкчесе булып ел саен археологик экспедицияләргә йөри, төрле тарихи чорларга, археологик культураларга караган меңнән артык истәлек табып өйрәнә, аларны фәнни әйләнешкә кертә. 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыклары туплый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе бенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.

Р.Фәхретдинов – Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, ул 200гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр китаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. Ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгарды. Бу ифрат кыйммәтле, бай академик басма фәндә беренче тапкыр эшләнде. Басманың авторы Р.Фәхретдинов СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. Бүгенге көндә галим институтның планына кертелгән бөтен татар халкының алтынчы-егерменче йөзләргә караган тарихи-мәдәни мирасы истәлекләренең академик Корпусын төзү белән мәшгуль. Бу шулай ук тарих һәм археология фәнендә беренче тапкыр башкарыла торган ифрат кирәкле эш.

Р.Фәхретдинов халкыбыз тарихын җентекләп тикшереп фәнни басмаларда дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язуны, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да. Халкыбыз тарихы, җыр-моңы, гамәли сәнгате турында матур әдәби тел белән язылган китаплары бар аның– «Җырчы», «Ташлар моңы», «Кичке азан» әнә шундыйлардан. Менә шушы өч китабы һәм әдәби публицистикасы өчен ул бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

Р.Фәхретдинов яшьлегендәгечә һаман да актив җәмәгать эшендә. Инде узып киткән гасырның туксанынчы елларында милли хәрәкәттә кайнады, Сөембикә манарасына ай кую мәсьәләсен күтәрүчеләрнең иң беренчеләреннән булды. Сосна Пүчинкәсе авылында Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен тәгаенләүне һәм аңа таш куйдыруны оештырды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы тарихи «Мирас» комиссиясенең рәисе.

Галим бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш гыйльми хезмәткәр булып эшли. Ул берничә гыйльми совет әгъзасы, чын фидакарьлек күрсәтеп «Татар археологиясе» журналын чыгара. Туган ягының чын патриоты буларак бүген ул «Балтач тарихы»н язу белән мәшгуль.

Р.Г.Фәхретдиновның фәнни эшчәнлеге югары бәясен алды. Ул Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home