Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рәфкать Бикчәнтәев - актер, Халидә Әхтәмова – скрипкачы, Басыйр Рәфыйков – шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 10 Февраль 2018Караулар : 11149

Рәфкать Бикчәнтәев, актер һәм режиссер, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1924-1975).

 

Халидә Әхтәмова – скрипкачы.

Танылган скрипкачы Халидә Әхтәмова Мәскәүдә туа. Яшьтән үк әти-әнисеннән татар халык җырларын ишетеп үсә. Музыка мәктәбендә укыганда ул сәләтлелеге белән башкалардан аерылып тора. Мәскәү консерваториясенә укырга кергәндә, Халидәне атаклы скрипкачы Давид Ойстрах үз классына ала, шушы остаз кул астында ул аспирантура да тәмамлый. 1953 елны Бухарестта Бөтендөнья яшьләр һәм студентларның фестивале вакытында уздырылган Халыкара скрипкачылар конкурсында Х.Әхтәмова беренче урынны яулый һәм алтын медаль белән бүләкләнә.
Укуын тәмамлагач, ул Мәскәү филармониясендә скрипкачы булып эшли һәм концертлары белән бөтен Җир шарын гизә. Рус, чит ил композиторларының скрипка өчен язылган әсәрләре белән беррәттән, ул татар композиторлары әсәрләпен яратып башкара. Аның концертлары Казанда зур уңыш белән үтәләр.
Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыка академиясендә профессор һәм кафедра мөдире буларак, ул яшьләрне укытуга да күп көч куйды. Аның укучылары арасында Казан кызы Фәридә Закирҗанова да бар, ул аспирантурада Х.Әхтәмова классында укыды.

 

Басыйр Шаһинур улы Рәфыйков – шагыйрь.

Ул 1921 елның 10 февралендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1931 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Шунда Басыйр 35нче номерлы татар мәктәбен (ТБУМ), аннары 1936-1939 елларда Троик шәһәрендәге (Чиләбе өлкәсе) татар-башкорт педагогика техникумын тәмамлый. 1939-1941 елларда Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районы Әлмән авылы (хәзер Курган өлкәсенә керә) җидееллык татар мәктәбендә рус теле укыта.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Б.Рәфыйков хезмәт армиясенә алына һәм 1945 елның көзенәчә Магнитогорск металлургия комбинатында эшли. Шул чорда, хезмәттән аерылмыйча, Магнитогорск педагогика институтының тарих факультетында укый һәм аны 1947 елда тәмамлап чыга. Бер ел һөнәр училищесында укытучылык иткәннән соң, 1948 елдан 1960 елга кадәр, Б.Рәфыйков Троицк татар-башкорт педагогика училищесында тарих фәне укыта, бер үк вакытта училищеның читтән торып уку бүлеге директоры урынбасары булып эшли. 1960-1976 елларда ул Троицкидагы урта белем бирү мәктәпләрендә башта уку-укыту бүлеге мөдире, соңыннан директор вазифаларын башкара.
Б.Рәфыйковның исеме матбугатта беренче тапкыр 1964 елда күренә: шул елны “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналының сигезенче санында, Гомәр Бәшировның сүз башы белән, авторның бер төркем лирик шигырьләре басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре Татарстан газета-журналларында, күмәк җыентыкларда, русча тәрҗемәдә Чиләбе газеталарында һәм Көньяк Урал нәшриятында чыккан альманахларда дөнья күрә. 1968-1981 еллар арасында исә Татарстан китап нәшриятында “Җырым сиңа минем”, “Кадерле минутлар”, “Туган тупсалар” исемле шигъри җыентыклары басылып чыга.
Б.Рәфыйков халык иҗаты әсәрләрен җыю, үзе яшәгән төбәктә татар мәдәниятына бәйле тарихи документларны һәм аерым шәхесләрнең тормышын-эшчәнлеген өйрәнү буенча да нәтиҗәле эш алып бара һәм урындагы көндәлек матбугатта шул мәсьәләләргә багышланган мәкалә-очерклары белән катнаша. Әдипнең халык арасыннан үзе җыеп эшкәртеп утыздан артык мәзәге 1963 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Мең дә бер мәзәк” җыентыгында урын алган.

Артка

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home